Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тюбингта шууның 8 кагыйдәсе

Тюбинг безнең илдә бик тиз популярлык казанды. Үзе бик җиңел һәм йомшак булса да, тюбингны куркынычсыз дип әйтеп булмый.

Аның тизлеге сәгатенә 50 км га кадәр җитә ала. Ә төп куркынычы шунда – аның белән идарә итеп булмый. Бер утырып китәсең икән, туктатам димә. Тюбингта шуу бәла-казасыз, җәрәхәтләрсез булсын өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтә. Бу кагыйдәләр бик гади, шул ук вакытта бик кирәкле. Сәламәт бул, дустым.
 

1. Уңайлы булсын!

Дөрес зурлыктагы тюбинг сайлап алырга кирәк. Олыларга кечкенә диаметрлы ватрушкада уңайсыз булачак. Аның аяклары карга тиячәк. Ә кечкенә баланы киресенчә, олы ватрушкага утыртырга ярамый. Ул аңа чумачак, тотынырга уңайсыз булачак. Мондый тюбингтан ул «очып» чыгып китәргә мөмкин.

Исеңдә калдыр, тюбингта утырганда сиңа уңайлы булырга тиеш. Ул зур да, кечкенә дә булмасын. Җирдән аякларга кадәр ара якынча 10 сантиметр булса яхшы. Тотынгычлары уңайлы булсын.

 2. Тау

Тюбинглар өчен ясалган махсус тауларда шуыгыз. Әгәр дә инде мондый шуу трассалары булмаса, бик текә булмаган, 20 градуслы тау әйбәт булыр. Шуннан да текәрәк таудан шуганда, тизлек бик зур булачак. Тау машиналар юлына карап тормасын. Тюбинг белән зур тизлектә шуганда идарә итеп булмый.

3. «Паровоз» ясама!

Вагоннар кебек бер-береңә тагылып шуу күңелле, әлбәттә, әмма тюбинглар белән шуганда, бу бик куркыныч. Тюбингларны бер-берсенә бәйләмәгез. Бер тюбинг әйләнсә, башкалары да әйләнә, алар берсе өстенә берсе менә, бу очракта имгәнү ихтимал бар.

4. Берүзең генә шу!

Бер тюбингта берничә кеше утырып шуу куркыныч. Нинди дә булса, чокырга эләккән очракта, беренче булып алдагы кеше чыгып оча. Икәү бергә шуасы килгәндә, ике урынлы тюбинг сайларга кирәк.

5. Юлың чистамы?!

Шуганда, юлыгызда башка кешеләр булмасын. Таудан төшәр алдыннан, сезгә кадәр шуган кешеләрнең трассадан киткәненә инаныгыз. Үзегез дә шуып төшкәч, тизрәк читкә китәрга ашыгыгыз. Өскә менгәндә шуа торган җирдән түгел, читтәнрәк менегез.

6. Автомобиль дус түгел

Тюбингларны техникага – снегоход, автомобильгә бәйләп шуган кешеләрне күргәнегез бардыр. Бервакытта да болай эшләмәгез! Беренчедән ватрушканың бавы моңа исәпләнмәгән, ул теләсә кайсы мизгелдә өзелергә мөмкин. Икенчедән, автомобиль йөртүче тизлеген арттырса, тюбингта утыручы юлда очраган беренче чокырда ук сикереп төшеп калачак, имгәнергә дә мөмкин. Борылышларда тюбинг ычкынып китеп автомобиль астына да эләгү ихтималы бар.

7. Утырып кына

Тюбингта эчеңә ятып, тезләнеп һәм башкача шуарга ярамый, утырып кына. Бигрәк тә баш белән алга таба карап ятып шуу куркыныч. Зур тизлек белән шуганда куллар, аяклар белән җиргә тимә.

8.Тикшер!

Шуар алдыннан тюбингны тикшер. Камера белән тышлык арасында чүпләр булырга тиеш түгел. Камера яхшы кабартылган булсын. Тоткычларны да карарга онытма, алар ныклы булсын. Өзелергә торган тоткычларны төзәтмичә шуа күрмә.

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев