Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тылсымлы ел фасылы...

Көз минем өчен: яңа кызыклы китаплар алу, берничә сәгать китап кибетендә “югалу”, кәһва эчү, алтын урман, илһам, яраткан кара ботинкалар, пальто кигән кешеләр һәм Илһам Шакиров, Франк Синатра, Girl In Red җырлары, җылы очрашулар һәм йөрешүләр.

Инде ничәнче ел көзне, дөресрәге, октябрьне бик көтеп каршы алам. Элегрәк әйткәнемчә, мин бөтен ел фасылларын яратам, һәрберсе үзенчә яхшы, тылсымлы. Көз – тылсымнарның берсе.

Иң мөһиме ул – гаиләбездә формалашкан гадәт, урманга кунакка бару. Көз көне урман алтын җәймәгә бөркенә, андагы энергия күңелгә шундый рәхәтлек китерә, могҗизалы атмосфера сине әкияткә алып китә сыман...

Минем фотоаппаратым быел алтын фотоларга шундый шатланды! Фото төшерү минем өчен релакс. Ә искиткеч матур күренешләрне төшермичә булмый бит! Аларның кайберләрен сезгә дә күрсәтәсем килә. Калганнарын минем инстаграмда @chechekmatur карый аласыз:)

“Көзне күңеллерәк ничек үткәрергә була икән?” – дип күбегез уйланадыр. Шул сорауга мин җаваплар эзләп йөрдем. Һәм, ниһаять, ысуллар белән дә уртаклашасым килә.

Беренчедән, ул, әлбәттә, гаилә белән бергә кызыклы, тылсымлы фильмнар карау. “Фильм кичләре” дип атыйк. Көзнең классикасы ул – Гарри Поттер, монысын барысы да белә һәм көзнең “йолдызы” минем өчен ул “Шерлок Холмс”. Мин үзем шулай ук искерәк (80 – 90 еллардагы) фильмнарны карарга уйлыйм.

Икенчедән, нинди көз яңа китапсыз? Мин бик нык укырга яратам! Мәктәптә уку аркасында, китаплар укырга вакыт бик аз яки гел дә юк. Ял көннәрне ничек кенә булса да, вакыт табарга тырышам. Быел берничә яңа китап алдым. Бу көзне рус классикасы белән башладым. Үземә бик кызыклы авторны – Михаил Булгаковны таптым. Аның берничә әсәрләрен укырга өлгердем, иң ошаганнары “Яшь врач язулары” (“Записки юного врача”) һәм “Морфий”. Күптән түгел иң танылган китабын – “Мастер һәм Маргарита”ны сатып алдым, ул үзенең чиратын көтеп утыра)

Ә татар әдәбиятыннан Миргазиян Юнысның “Атадан бала калса...” әсәрен әдәби марафонда катнашып, укый башладым. Миргазиян абыйның да әсәрләре күңелгә тия, сюжеты белән тарта. Ә инде инглиз телен алсак, Артур Конан Дойлның хикәяләрен (Шерлок Холмс турында!) укыйм.

Өченчедән, дусларың, яки гаиләң белән кәһваханәгә, яки пекарняга бару! Мин шуу-улай яратам әлеге җирләрне! Андагы хуш ислә-әр! Ә ризыкның тәмлеге! Бу ысул көзнең «must have»ы.

Дүртенчедән, әлбәттә, гаилә белән урманга бару. Табигатьнең матурлыгына тагын бер тапкыр сокланып алу, ис китәрлек матур фотолар ясау, гөмбәләр эзләү... Ничек кызык бит ул!

Бишенчедән, яңа шөгыль табып карау. Нәрсәдер бәйләү, рәсем ясау, нәрсә күңелегез сорый, тели! Яңа әйберләрдән, эшләрдән курыкмагыз)

 

Менә шундыйрак тәкъдимнәрем, ә сез көз көне нәрсәләр эшләргә яратасыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев