Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тәртипле планнар

Вакытны дөрес бүләр өчен, кайбер планнарны күз каршында тотсаң уңайлы. Әйдәгез, моның өчен кызыклы планер ясап карыйбыз.

Кирәк булачак:

  • блокнот яки дәфтәр;
  • төсле ручкалар, маркерлар яки фломастерлар һәм линейка;
  • фантазия.

Эш барышы:

Син планерны көнлек, атналык, хәтта айлык итеп ясый аласың. Әйдә, бу юлы атналыкны ясап карыйк.

Башта бик гади таблица ясыйбыз. Җиде рәт сызабыз. Өстә көн исемнәрен язабыз. Аннары инде кайсы көнне нәрсә эшләргә җыенганны язып чыгабыз. Мәсәлән: дүшәмбе – китапханәгә барырга, дустымның туган көненә бүләк алырга, печенье пешереп карарга, сишәмбе – шугалак...

Тагын бер лайфхак – һәрбер эш янына үзең аңларлык тамга уйлап тап. Мәсәлән, йолдызчыз – бик мөһим, түгәрәк – мөһим, әмма эшләмәсәм дә куркыныч түгел, йөрәк – яраткан эшем. Башка төрле билгеләп тә була инде. Мәсәлән: нокта – очрашу, кояш – нинди дә булса вакыйга, сызыкча – хобби һәм башкалар.

Блокнотның һәр яңа бите бер атналык план. Шулай иткәндә, вакытың бик күп нәрсәләргә җитәр, онытмассың да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев