Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Транспортта үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләре

Түбәндәге сорауларга җавап биреп карагыз әле:

  • Сезгә маршрутлы транспорт чараларыннан еш файдаланырга туры киләме?
  • Үз маршрутыгызны тасвирлагыз.
  • Гомуми файдалану транпортында (автобус, троллейбус, трамвай) йөргәндә үтәү зарур булган нинди кагыйдәләрне беләсез?
  • Шәхси автотранспорттан файдаланганда үтәргә кирәкле кагыйдәләр бармы?

 

Хәрәкәт итү өчен автобус, троллейбус, трамвай, такси һ.б. транспорт төрләреннән файдаланучы кешеләр "пассажирлар" дип атала, һәр пассажир үзенең юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.

 

Менә алар:

-   хәрәкәт көйләнүле булган урыннарда җәяүлеләр урам хәрәкәтен көйләүче яисә светофор, ә ул булмаганда транспорт светофоры сигналларына буйсынырга тиеш;

-   хәрәкәт көйләнми торган җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыннарында җәяүлеләр машина юлына якынлашып килә торган транспорт чарасына кадәр араны, аның тизлеген билгеләгәннән соң, юл аша чыгуның хәвефсез булачагына ышангач чыга ала. Машина юлы аркылы җәяүлеләр транспорт чаралары хәрәкәтенә комачаулык тудырмаска һәм туктап тора торган транспорт чарасы яисә күзәтүне чикли торган башка каршылык артыннан якынлашып килә торган транспорт чарасы булмавына ышангач кына чыгарга тиеш;

-   машина юлына чыккач, җәяүлеләр (әгәр дә ул хәрәкәт иминлеген тәэмин итү белән бәйле булмаса) тоткарланмаска тиеш. Кичүне төгәлләргә өлгермәгән җәяүлеләр кайбер очракларда кара-каршы транспорт агымы хәрәкәтен бүлүче сызыкта туктарга тиеш. Юл аша чыгуны алга таба хәрәкәтнең хәвефсез булуына ышангач һәм светофор (хәрәкәтне көйләүче) сигналын исәпкә алып дәвам итәргә була;

-   яктылык маякчыгы һәм махсус тавыш сигналы булган транспорт чаралары якынлашканда җәяүлеләр машина юлы аша чыгудан тыелырга, ә анда булган җәяүлеләр кичекмәстән машина юлыннан читкә чыгарга тиеш;

-   маршрутлы транспорт чарасын һәм таксины машина юлыннан күтәренкерәк мәйданчыкта, ә ул булмаганда - тротуарда һәм юл читендә көтәргә була.

-   маршрутлы транспорт чаралары тукталышларында (күтәренке утырту мәйданчыгы булмаса) транспорт чарасына утыру өчен машина юлына ТЧ туктагач кына чыгарга рөхсәт ителә;

-   транспорттан төшкәч, тоткарланмыйча, машина юлыннан чыгарга кирәк.

Тукталышка машина юлы аша чыкканда җәяүлеләр атап үтелгән кагыйдәләрне үтәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев