Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Су кергәндә боларны исеңдә тот!

Кайвакыт син үзеңә үзең генә булыша аласың. Шуңа да бу кагыйдәләрне игътибарсыз калдырма.

* Таныш булмаган урында, күперләр һәм плотиналар астында су кермә.

* Су тирәнлеген белмичә, биек урыннан суга сикермә.

* Суда йөзгәндә артык шаярып-уйнап, дусларыңның аяк-кулларын тотма.

* Су астында озак вакытка калма.

* Ач карынга су кермә.

* Суга әкрен-әкрен генә керергә кирәк.

* Суда 30 минуттан да озаккарак  калма. Ә су бик җылы булмаса, 5-6 минут та җитә.

* Билгеләнгән чикләр булса, аларны узма, моторлы көймәләр һәм башка техникага якын йөзеп барма.

* Яр буенда ял иткәндә баш киемен кияргә онытма.

* Әгәр дә берәр кешенең батканын күрсәң, «Кеше бата!» дип кычкырып шундук ярдәмгә чакыр.

* Бата башласаң, «коткарыгыз» дип кычкыр. Аркаңа ят та кулларыңны киң итеп җәй, тынычлан, берничә тирән сулыш ал.

*Су керергә барганда энә яки булавка алырга онытма. Көзән җыерса, шул урынга энә белән чәнчү ярдәм итәр. Булавка булмаса, берничә мәртәбә балтырны чеметү дә булыша. Көзән җыерудан алай гына котыла алмасаң, аяктагы баш бармакны нык итеп тот та турайт, үзеңә таба тарт. Ярга йөз.

*Авызыңа су тулса, дулкынга арка белән борылырга тырыш. Кулларың белән күкрәкнең аскы өлешен кысып үзеңә сулыш алырга булыш, Берничә тирән сулыш ал. Борыныңны судан чистар һәм берничә тапкыр йоту хәрәкәтләре яса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев