Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Син мәктәпкә әзерме?

Бер-ике көннән мәктәпкә барасы бар дигән уй күңелдә барыбер дә тынгысызлык тудыра шул. Без бер-беребезне юата да башладык инде – мәктәпкә әзерлек, дәрескә әзерлек кебек актуаль темаларга лайфхаклар язабыз. Арча шәһәренең 1нче мәктәп укучысы Зәринә Хәкимова да әнә берничә киңәш әзерләгән.

Рюкзаклар җыелган, дәфтәрләр алынган, ак күлмәкләр һәм блузкалар әзер – яңа уку елы башлана. Әмма, ничек кенә әзер булсак та, сентябрьукучылар өчен һәрвакыт стресс ул. Бу лайфхаклар укуга тиз һәм җиңелрәк реп китәргә ярдәм итәр, дип өметләнәбез.

Без портфельдән кирәкле дәфтәрне эзләүгә бик күп вакыт сарыф итәбез. Тизрәк табар өчен дәфтәр тышына фломастер белән берәр билге ясарга кирәк.

Яңа расписаниене берничек тә истә калдыра алмасаң, смартфон белән фотога төшереп алырга, һәм фотоны блокировка экранына куярга була.

Шигырьне тиз өйрәнү өчен берничә тапкыр кычкырып укырга һәм шул вакытта диктофонга яздырып калырга кирәк. Аннары наушниклар киеп шуны тыңлап йөрегез. Шигырь хәтерегездә яхшы сакланачак.

Инглиз телен тиз өйрәнү өчен өйдәге әйберләрнең исемнәрен аерым карточкаларга язып, өсләренә ябыштырып чыгыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев