Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Һәр әйбернең үз урыны бар

Кирәкле әйберләрне гел үз урынына куйсаң, аларны беркайчан да озак эзләмәссең, тиз генә табар­сың

Һәр әйбернең үз урыны бар: уенчыкларның да, аяк һәм өс ки­емнәренең дә, китап-дәфтәр, буяу карандашлары, пластилин һ.б. әйберләрнең дә. Нәни дус­тым, син дә уйнаган уенчыкла­рыңны, кигән киемнәреңне теләсә кая ташлама, бил­геләнгән урынына җыеп куй. Алай гына да түгел, уен бүлмәсен, шкафлар һәм киш­тәләрне һәрвакыт тәртиптә тот. Болай эшләгәндә, уйный торган бүлмәң чиста, матур, уенчыгың төзек булыр, кием­нәрең пычранмас һәм бөгәрлән­мәс. Кирәкле әйберләрне озак эзләмәссең, тиз генә табар­сың. Барасы җиреңә дә вакы­тында өлгерерсең.


Яшьтән өйрән тәртипкә!

Син, курчагым, киемеңне

Кадерсезләп аунатма,

Китапларыңны буяма,

Уенчыгыңны ватма,

Әйберләреңне ташлама,

Бөтен җирне туздырып;

Бүлмә буйлап чабып йөрмә,

Атлардан да уздырып.

Бар нәрсәң урынлы булсын -

Уйнап туйгач, җыештыр,

Үз артыңнан эш ясама.

Әнием дә орышыр.

Үскәч кенә әдәп кермәс,

Күп мәртәбә әйтеп тә;

Мактаулы кыз булыйм дисәң,

Яшьтән өйрән тәртипкә!

Флера Тарханова


Курчак

Кичә Ләйлә көйсезләнеп

Атып бәрде курчагын.

Уйныйсы килгәч, ул аны

Эзли башлады тагын.

Өстәл асларын карады,

Шкаф артын капшады.

Сандык яннары калмады,

Тик курчагын тапмады.

Әнисе әйтә аңарга: -

Курчагың синнән бизгән,

Ләйлә мине гел кыйный дип,

Ул чыгып киткән бездән.

Әнәс Кари

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X