Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Пластик кашыктан ла­лә­ чәчәкләре ясау буенча мастер-класс

Иң яхшы бүләк - үз кулларың белән ясаганы.

Ла­лә чә­чә­ге – ул яз гө­ле. Алар­дан баш­ка ел­ның бу фа­сы­лын күз ал­ды­на ки­те­рер­лек­ме соң? Юк, әл­бәт­тә. Алар – гөл-чә­чәк­ләр ара­сын­да иң ма­тур­ла­ры, иң нә­фис­лә­ре. Ә алар­ны ин­де кеч­ке­нә са­бый­лар бе­лән бер­гә­ләп эш­лә­сә­гез, та­гын да файдалы­рак бу­лыр.

 

Йә, әй­дә­гез, баш­ла­дык! Иң әү­вәл ки­рәк-ярак­лар­ны әзер­лик: таҗ­лар өчен бер ге­нә кул­ла­ны­ла тор­ган плас­тик ка­шык, төр­ле төс­тә­ге сал­фет­ка­лар, изо­лен­та, ПВА җи­ле­ме, яшел төс­тә­ге кә­газь, кай­чы, пу­ма­ла ки­рәк бу­лыр.

Сал­фет­ка­лар­ны ка­шык­ны әй­лән­де­рер­лек  кү­ләм­дә ер­тып, һәр ка­шык­ны тө­рер­гә дә җи­лем бе­лән ны­гы­тып ку­яр­га. Бер чә­чәк өчен биш ка­шык ки­рәк. Шул рә­веш­ле, ка­шык­лар­ны тө­реп, чә­чәк итеп те­зеп изо­лен­та бе­лән бәй­ләп куй­гач, яшел кә­газь­дән яф­рак ясап, тө­бе­нә бер­ке­тә­без. Ту­гыз шун­дый чә­чәк ясап, гөл са­вы­ты­на утыр­та­быз. Ме­нә ди­гән чә­чәк бәй­лә­ме ки­леп чык­ты. Аны бәй­рәм­гә бү­ләк итеп, ка­дер­ле­лә­ре­гез­не сө­ен­де­рә­се ге­нә ка­ла.

Эль­за Мин­һа­җет­ди­но­ва, Чал­лы шә­һә­ре­нең 6нчы «Зән­гәр чә­чәк» ба­ла­лар бак­ча­сы  тәр­би­я­че­се.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәчәк бүләк лалә