Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Онытылмаслык яллар

***

Ак карлы кышта әкияти сихри дөньяга чыгып, чана-чаңгыда шуарга, кар атышып уйнарга, Кар бабай ясарга була. Кар күп булса, уеннар тагын да кызыклырак. Биек таудан выжылдап очып төшәсең, күмәкләшеп, карда аунап аласың да, тирләп-пешеп өскә үрмәлисең, һәм тагын, тагын... Бер дә туйдырмый андый уеннар. Бияләйләр боз булып ката, битләр уттай яна, үзе шундый рәхәт!

 

Аннары... дуслар белән тимераякта да шуарга мөмкин әле. Боз өстенә беренче чыгу белән җиңел генә шуып китеп булмый, әлбәттә. Таеп китеп, бозга барып төшкән чаклар да күп булыр. Тик сез аннан гына куркып кала торганмыни?! Шугалакка берничә тапкыр барганнан соң, хәйран шәп шуа башлыйсың. Биючеләр бии-бии остара дигән кебек, бу эштә дә остарырга мөмкин!

 

Шулай ук музейга экскурсияләргә барырга, кинотеатрга барып фильм карап кайтырга, театрга барып тамаша кылырга, китап укырга була...

Зур пазл җыябыз. Дуслар, туганнар белән бергә җыелып, сөйләшә-сөйләшә, көлешә-көлешә бергәләп вакыт уздыру да күңелле булачак. Иң мөһиме – һәр көнеңне истә калырлык итеп үткәр! Күбрәк саф һавада йөр! Урамда безнең организм кислородка байый, баш яхшырак эшли башлый, тән сәламәтрәк була.

Кунаклар чакыр! Аннан алар белән бергәләп урамда йөрергә яки кино карарга мөмкин.

Фантазияңне эшкә җигеп, тәмле ризыклар пешер! Гадәти вакытта тәҗрибәләр уздырып ятарга вакыт җитмәскә дә мөмкин. Ә каникул – моның өчен менә дигән вакыт!

Иҗат ит! Сәнгать кешене үстерә. Бу җырлау да, бәйләү дә, рәсем ясау да (яки башка берәр күңелеңә хуш килгән шөгыль) булырга мөмкин.

Барыгызга да исәнлек-саулык һәм уңышлар телибез! Яңа 2022 ел барыбызның да тормышын бизәрлек вакыйгалар алып килсен, һәр кемнең хыяллары (берсе генә булса да!)  чынга ашсын иде!

Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев