Мандарин
Файдалы киңәшләр

Мандарин

Мандаринның төсе генә дә кәефне күтәрә, ә аны ашап организмыбызны витаминнарга баетабыз.

Аңарда:

  • Күз һәм тән тиресе өчен файдалы А провитамины;
  • Нерв системасы өчен кирәкле В1 витамины;
  • Бигрәк тә без кышкы чорда мохтаҗ булган D витамины;
  • Буыннар сәламәтлеге өчен җавап бирә торган К витамины;
  • Инфекцияләргә каршы көрәшә торган С витамины бар.

Мандаринның файдасы моның белән генә бетми:

  • Температура күтәрелгәндә мандарин согы эчәсе килүне баса;
  • Иртән эчелгән бер стакан мандарин согы үпкәләрне һәм бронхларны лайладан чистарта;
  • Мандаринның кипкән кабыгыннан ясалган төнәтмә ютәлне йомшарта;
  • Мандаринны еш ашау матдәләр алмашын яхшырта.

Нет комментариев