Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Хәвеф-хәтәрсез Яңа ел

Яңа ел бәйрәме – балалар өчен дә, олылар өчен дә бик күңелле чор ул. Һәр йортта диярлек урман сылулары – чыршылар бизәлә. Өмет тулы шатлыклы мизгелләр хәсрәтле көннәргә әверелмәсен өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә бу чорда аеруча игътибарлы булу сорала. Ә ул кагыйдәләр бик гади.

– Чыршыны бары тик заводларда эшләнгән, янгын куркынычсызлыгы сертификаты булган төзек электр гирляндалары белән генә бизәргә кирәк. Яктырткыч электр челтәрен көчәнешне ки­метү трансформаторыннан башка гына файдаланганда, чыршыда бер-бер артлы кабына торган 12 В.ка кадәр көчәнешле лампочкалар эленгән гир­ляндалар гына кулланыла ала, яктырткычлар- ның куәте 25 Вт.тан артып китәргә тиеш түгел.

– Чыршы куелган бүл­мәдә, бәйрәм чаралары уза торган залларда бенгаль шәмнәре яндыру, дугалы прожекторлар, пиротехника әйберләре, фейерверклар куллану, ут чыгу куркынычы булган башка чаралар белән эш итү тыела.

– Тәрәзәләрендә рә­шәт­­­кә­­­­ләре ябык булган биналарда бәйрәм чаралары оештырырга ярамый. Күмәкләп җыелу урын­­­нарында, кимендә, ике ишек – чыгу юлы булырга тиеш.

– Бина-бүлмәләрдә ке­шеләр саны нормада каралган тиешле саннан артык күп булырга тиеш түгел.

– Спектакль, яисә та­­маша барганда залда яктылыкны бөтенләй сүндереп куярга ярамый.

Хөрмәтле әти-әни­ләр! Шушы гади генә ка­гыйдәләрне онытмагыз, кышкы каникул вакытларында да аларны төгәл үтәгез, балаларыгызга игъ­тибарлы булыгыз!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев