Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Интернетта үз-үзеңне тотуның 7 кагыйдәсе

Виртуаль дөньяда югалып калмас өчен яшүсмерләргә 7 киңәш.

1.Виртуаль дустыңа үзең турындагы мәгълүматны һәм шәхси фотоларыңны юллар алдыннан тагын бер кат ныклап уйла. Аларны ничек файдаланачакларын күз алдына да китермисең бит.

2. Гадәттә, виртуаль киңлеккә эләккән фотолар анда озак саклана. Бик үк килешсез фотолар куйганда, аны туганнарың, әти-әниең, укытучың күреп, ни әйтер?

5. Челтәрдә аралашкан дустыңның чынбарлыкта кем һәм нинди кеше булуын белү читен. Әгәр Интернетта танышкан кеше белән очрашуга җыена­сың икән, бу хакта олыларга алдан ук әйтеп кую мәслихәт. Иң яхшысы: очра­шуга үзең генә барма, берәр ышанычлы дустыңны чакыр.Очрашуны көннең якты вакытында һәм кешеләр күп йөри торган урынга билгелә.

4. Әгәр куркыту, янау, кимсетү эчтәлегендәге хатлар яки хәбәрләр аласың икән, бу хакта шунда ук әти-әниеңә яки ышанычлы кешеңә сөйлә.

5. Әгәр виртуаль дөньяда югалып каласың, яки тынычсызлану хисләре ки­черәсең икән - бу хакта да өлкәннәр белән уртаклаш.

6. Интернетта укылган һәм каралган бөтен нәрсә дә дөрес дигән сүз түгел.  

7. Интернетта әдәпле кулланучы бул. Виртуаль дөньяның нинди булуы, күпмедер дәрәҗәдә сиңа да бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев