Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Файдалы һәм күңелле җәйге ял нинди була ул?

Озак һәм авыр уку елыннан соң, елның иң яхшы вакыты - җәй.

Анда бик күп якты, матур тәэсирләр алырга , укудан ял итәргә һәм җәйге һава торышы белән хозурланырга мөмкин.

Тик чын-чынлап ял итү, көч туплау өчен бу вакытны ничек итеп файдалы үткәрергә соң? Елның кайсы вакыты булуына карамастан, мин һәрвакыт режимны сакларга тырышам. Әлбәттә, урын өстендә ауныйсы һәм бераз йоклыйсы килә, ләкин иртәрәк ятып, иртәрәк уянсагыз, үзегезне яхшы хис итәчәксез.

Икенчедән, гаджетларда мөмкин кадәр азрак утырам. Җәен табигатьтә ял итәргә яратам, саф һава сулыйм, әби-бабай янына кунакка барам. Көн саен велосипедта йөрим. Җылы вакытта күбрәк яшелчә һәм яшел тәмләткечләр, җиләк-җимеш ашарга кирәк. Бу вакытта анда витаминнар күп була. Мин җәйге каникулда һәрвакыт авылга кайтам һәм витаминнар запасы "туплыйм. Һәр иртәдә салат ясыйм, кичен җиләк җыям. 

Җәен кич саен китап укырга тырышам, видеодәресләр буенча төрле фәннәрне кабатлыйм. Каникулда тулы тормыш белән яшим, һәрнәрсәдән тәм табам. Ялның мәгънәле һәм файдалы булуына синең позитив карашың да бик зур йогынты ясый.

Сәмирә Мортазина, 13 нче гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучысы, Түбән Кама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев