Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Дөрес яз!

Бер сүзенә бәйле хаталар да күп, ялгышмас өчен, түбәндәге очракларны истә тотарга кирәк

Бер санының аерым язылган очраклары бәхәс уятмый, җиңел аңлашыла: бер алма, бер кеше, бер төс һ.б.

Тик бер сүзенә бәйле хаталар да күп, ялгышмас өчен, түбәндәге очракларны истә тотарга кирәк:

❗Бер сүзе кергән рәвешләр кушылып языла:

✅беррәттән (рядом, наряду)
✅берзаман (однажды)
✅беркадәр (немного, частично)
✅берсекөнгә ( послезавтра )
✅берсүзсез (молча)
✅бертуктаусыз (беспрерывно, постоянно) һ.б.

❗я, ю, е алдыннан нечкәлек билгесе куярга онытмыйбыз:

✅берьяклы (односторонний)
✅берьюлы (одновременно)
✅берьеллык (однолетний) һ.б.

❗Бер сүзе кабатланып килсә, сызыкча аша язабыз:

✅бер-берсен (друг друга)
✅бер-бер артлы (друг за другом)
✅бер-ике (несколько)


Бу исемлеккә тагын нинди сүзләрне өстәр идегез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев