Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Боз юка! Сак бул!

Ел­га­лар боз бе­лән кап­ла­ну­ны күп­ме көт­тең син! Си­нең бе­лән бер­гә ти­ме­ра­як­ла­рың да за­ры­гып көт­кән­дер. Тик шу­лай да ашык­ма әле.

Ел­га­лар­да су 10 сан­ти­метр ка­лын­лык­та кат­са гы­на кур­кы­ныч бул­мый ул. Әгәр һа­ва тем­пе­ра­ту­ра­сы өч көн дәвамын­да 0 гра­дус­тан юга­ры­рак то­ра икән, боз­ның ка­лын­лы­гы 25 про­цент­ка ки­ми. Боз­ның ка­лын­лы­гын га­ди күз бе­лән дә бил­ге­ли ала­сың: зәң­гәр­су төс­тә­ге боз – нык­лы, ак төс­тә­ге­се юка­рак бу­ла.

«Боз өстендә», Фоат Садриев хикәясе.

 

Әгәр дә боз өстендә бәла-каза чыкса, паникага бирелмәскә, кискен хәрәкәтләр ясамаска кирәк. Әгәр дә, боз ярылып, салкын суга батсагыз, нишләргә?
Бу очракта кулларны җәеп, ничек тә булса, бозга башта бер аякны, аннан соң икенчесен күтәреп, шуышып, менәргә кирәк. Әгәр дә боз сезнең авырлыкка чыдаса, әкрен генә ярга таба үрмәләргә була. Кайсы ярдан килгәнсез, шул якка үрмәләргә кирәк, чөнки анда боз тикшерелгән.

«Болай эшләргә ярамый!» - куркынычсызлык кагыйдәләре.


Әгәр дә Сезнең ярдәм таләп ителсә, нишләргә?
Озын таяк, такта, яисә бау табарга кирәк. Йә булмаса шарф, каеш һәм киемнәрне бергә бәйләргә була. Бозга ятып, шушы әйберләр белән бәлагә таручы ягына шуыша башлагыз. Суга батучы янына җитәргә бер-ике метр калгач, туктарга һәм таякны, тактаны яисә бауны сузып, бәлагә таручыны куркыныч зонадан чыгарырга тырышыгыз. Зыян күрүчене коткаргач, җылы урын табып, аның юеш киемнәрен салдырырга, тәнен спирт яисә аракы белән ышкырга, кайнар чәй эчерергә кирәк. Әмма беркайчан да суга батучыга эчәргә аракы бирмәгез. Ул аны үлемгә китерергә мөмкин.

Чыганак: http://yashel-uzan.ru/news/stati/sak-bul-yuka-boz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев