Бала хатасыз язсын дисәгез...
Мәктәпкәчә яшьтә дә, укырга кергәч тә кирәкле киңәшләр бу.
- Кече яшьтән балага кычкырып укырга гадәтләнегез, һәр авазны ачык итеп әйтегез.
- Яраткан китаплардан һәм төрле сүзлекләрдән кечкенә генә китапханә булдыру - мактаулы гамәл. Һәр сүзлекнең ничек кулланылуы турында да аңлатырга онытмагыз.
- Мәктәп яшендәге баланы хаталар өстендә эшләргә өйрәтергә кирәк. Бала иң еш хата җибәрә торган сүзләрне аерым дәфтәргә теркәп барып, кабатлап өйрәнү дә нәтиҗәсен бирми калмас.
- Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән озаклап сөйләшергә һәм аларны сөйләштерергә тырышыгыз. Әкият сөйләгәннән соң аны бергәләп анализлагыз.
- Аяк табанындагы нокталар дә баш миенә йогынты ясый. Шуңа күрә гимнастика, бию түгәрәкләре дә дөрес язарга өйрәнү өчен бер адым.
«Гаилә һәм мәктәп» календареннан. 2015-2016
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев