Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Агрессив эт белән очрашканда үзеңне ничек тотарга

Яз җитәрәк урамдагы хуҗасыз этләр үзләрен тынгысыз тота башлый. Кинологлар агрессив эт белән очрашканда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләр бирә.

  • Хәтта язгы активлык чорында да этләр, гадәттә, кешеләргә тиктомалдан һөҗүм итми. Һөҗүм очраклары, кагыйдә буларак, кеше үзе этнең игътибарын җәлеп иткәндә була. Мәсәлән, эттән кинәт йөгереп качып китә башлый, куллары, аяклары белән селтәнә.
  • Әгәр дә урамдагы эт сезгә өрә башлый икән, димәк сез аның территориясенә кергәнсез, акрын гына читкә китсәгез, ул тынычланачак.
  • Әгәр дә яныгызга берничә эт  җыелган икән, иң мөһиме, үзегезне тыныч һәм ышанычлы тотыгыз, паникага бирелергә тырышмагыз - этләр моны сизә. Тыныч тавыш белән "Кит! Кит!" яки шундыйрак берәр сүз әйтеп, үтеп китәргә тырышыгыз.
  • Әгәр дә инде этләр сезгә һөҗүм итәргә тели икән, иң яхшысы - алар арттан сикереп аяктан екмасын өчен, агачка яки диварга артыгыз белән терәлеп басыгыз һәм ярдәм чакырыгыз.
  • Тик, кабат искәртәбез, беренче булып һөҗүм итү этләр өчен хас түгел. Аннан шунысын да аңларга кирәк, этләрне сукбай тормыш белән яшәргә нәкъ менә кешеләр мәҗбүр итә. Шуңа күрә, эт асрарга алганда аңларга кирәк, бу - җаваплылык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев