Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Йөнтәс песи баласы

Кичке салкын көн. Аяк астындагы кар шыгыр-шыгыр килә. Ун катлы матур йортларның тәрәзәләрендә бер-бер артлы утлар кабына.

Ишегалдында өч ир кеше, көлешә-көлешә, нидер сөйлә­шеп торалар. Шулчак, аларның тавышын ишетеп, әллә кайдан яннарына ялгыз песи баласы килеп чыкты. Бичара туңган, дер-дер калтырый. Ул әле бер ирнең аягына барып сарыла, әле икенчесенең күзләренә карый. Ара-тирә, үзен жәлләтергә теләгәндәй, «мяу-у-у» дип куя. Белә ул тун ки­гән сөйләшүчеләр куенының җылы икәнен. Аларның аяк­ларында да җылы итек, кулларында бияләй, башларында йон бүрек. Аларны әле өйләрендә хуш исле чәй, кайнар аш, йомшак түшәк көтәдер...

Песи сөйләшүчеләрнең аяк астында күпме генә йомгак­тай бөтерелсә дә, аңа берәү дә игътибар итмәде. Хәтта тавы­шын да ишетмиләр, әйтерсең ул юк. Песи, күңелсезләнеп, читкә китеп утырды. Тегеләр исә, рәхәтләнеп көлешә-көлешә, өйләренә таралыштылар.

Ә песи ялгыз... Салкын җил, аның йоннарын җилфер­дәтеп, тәнен чеметтереп-чеметтереп ала. Ул туңудан дерел­дәп, бөрешеп утыра. Тамагы да ач, ичмасам.

Шулай бөрешеп утырганда, әтисе белән нәни кызчык песи янына килеп чыкты. Алар, җиңелчә генә киенгәнгә, туңып, ашыга-ашыга, өйләренә кайтып баралар иде. Өйдә, тәмле бәлешләр пешереп, әниләре көтәдер.

Менә кызчык күңелсезләнеп, бөрешеп утырган песи ба­ласын күреп алды һәм:

—  Әтием, кара әле, нинди йөнтәс песи баласы! Үзе карга чумып, бик нәүмизләнеп утыра, — диде.

Ул, үзенең туңганын да онытып, тизрәк песи баласы янына ашыкты. Песи баласы да, аны күреп, тонык кына тавыш белән:

—  Мияу-у-у, — дип куйды.

Кызчык песине, кулына алып, куенына кысты:

—  И песикәем, туңдыңмыни? — дип, әтисенә карады. Ул бу минутта бик-бик бәхетле иде.

Ата кеше дә, кызының шатлыгын бүлешеп:

— Ай-һай, нинди матур песи баласы. Бик туңган бугай үзе, — диде. — Әйдә, алайса, кызым, аны өйгә алып кай­тыйк. Сиңа иптәш булыр.

Кызчык әтисенең бу сүзләренә бик сөенде һәм, яңа дус­тын кочаклап, өйгә таба атлады.

Ә песи баласы кызга караганда да бәхетлерәк иде. Аның йорты, дусты булачак. Бүтән инде ул кышкы салкыннарда туңып, бөрешеп урамда утырмас, мөгаен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

28

1

0

2

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик рәхмәт!