Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Утсыз кайный торган Казан

Казан ханлыгы турында риваятьләр.

Утсыз кайный торган Казан
Аксак Тимер хан Бүләрне алырга теләгән, бик озак сугышып йөргән. Нихәтле сугышса да, ул аны ала алмаган. Шуннан соң ул, хәерче киеменә киенеп, Бүләрдә бер карчыкка фатирга кергән. Хатын-кыз күп сөйләүчән була бит. Теге хатын Аксак Тимер ханның кем икәнен дә белмичә әйткән:
- Менә, - дигән, - Аксак Тимер хан безнең шәһәрне алырга тели, ул аны күгәрчен аягына ут төртеп җибәрсә генә алыр, - дигән.
Аксак Тимергә шул гына кирәк - моны ишеткәч, бик кинәнгән. Ул карчыкка бетен әйберләрен алып Бүләрдәй китәргә кушкан һәм: - Кай төштә астына ут төртмичә казан астындагы учак янып китсә - шунда туктап урнашып кал, - дигән. Карчык шулай итеп бер казан һәм башка әйберләрен алып Бүләрдән чыгып киткән. Бер җиргә барып казанны куйган, аның астына ут төртмәсә дә, учак янып киткән. Карчык шул урында утырып калган. Аның янына башка кешеләр дә килеп утырган, шуның белән Казан шәһәре «Казан» исеме белән аталган.
Казан кайнаган урын
Бер заманны хан кала корырга булган. «Кайда кала корыйк?» - дип кешеләре белән киңәшкән. Берсе: «Арбага казан куйыйк, казанга су салыйк, астына ут ягыйк, атларны чаптырып куйыйк. Казан кайда кайнап чыкса, шунда кала корырбыз», - дигән. Шулай иткәннәр. Казан хәзерге Казан шәһәре урынында кайнап чыккан. Шунда кала корганнар, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев