Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Урын булырмы?

— Әби, анда киткән бөтен кеше оҗмахка керсә, сиңа урын калырмы соң? — дип сорап куйдым.

Дөньяда халык бик күп диләр. Дөрес булса, тиздән җиде миллардка җитәбез икән. Минем уйлавымча, бик күп бит инде бу. Әби статистика мәгьлүматларын белми. «Әй, улым, кеше кырылды», — ди. Яшьләр бик күп үлә дип, гел борчылып яши әби.
— Балалар да күп туа, әби, — дип мин аны, үземчә, тынычландырам. 
— Балалар туу — ансы әйбәт, тик үлем-китем дә күп шул, — дип һаман үзенекен сөйли ул.
— Әби, бу дөньяга килгән кеше яшәп аргач, мәңгелеккә китеп бара дип үзең гел әйтеп торасың бит, — дим.

Кешенең җаны үлми, мәңгелектә кала ди әби. Ә үзе үлгән кешене кызганып, яшь иде бит әле, бигрәк яшь иде дип, сөйләнми калмый. 

Әбинең тиздән сиксән яше тула. Аның яшәргә дә яшәргә исәбе. Шулай кирәк, афәрин! Теге дөньяга китәргә ашыкмый ул. Үзен әле картлар исәбенә кертми:

— Туксанны тутырганнар да күп авылда, безгә чират ерак әле, — дип кенә куя. 
Бигрәк тә телевизордан үлем турындагы хәбәрләрне тыныч кына тыңлый алмый әбием. Язучылар, артистлар, күренекле кешеләрнең үлеме турында гел хәбәр итеп торалар бит. Әби аларның үлемен иң якын туганын югалткандай кабул итә. Әле беркөн генә, яраткан җырчысы үлгән дигән хәбәрне ишеткәч, җырчы рухына озаклап дога укыды. Безгә күрсәтмәскә тырышып, елап та алды. Җаны җәннәттә булсын, дип кабатлады.Ул гел шулай — андый очракта изге теләген әйтми калмый:

— Урыны оҗмахта булсын. Җаны ахирәттә тынычлык тапсын, гүрләре якты булсын , — ди ул. 
Минем уйлавымча, әби шулай үзен тынычландыра. Авылдашларны соңгы юлга озатканда да:

— Бигрәк асыл кеше иде, Аллаһ чын дөньяда үзен ярдәменнән ташламасын. Җаны оҗмахта булсын мәрхүмнең, — ди.

Әби сөйләве буенча, теге, чын дөньяда кеше җаны өчен ике урын бар имеш. Оҗмах һәм тәмуг. Яхшылыклар, изге эшләр оҗмахка илтсә, начар гамәлләрең күп булса, тәмугка китәсең. Әби бөтен кешенең оҗмахка керүен тели.

Әнә, бүген дә күрше әбине соңгы юлга озатып кайтты да, җаны оҗмахта була күрсен дип теләп утыра. Мин әбине тыңлап утырдым да:

— Әби, анда киткән бөтен кеше оҗмахка керсә, сиңа урын калырмы соң? — дип сорап куйдым.
Әби үпкәләмәде.Кет-кет көлде генә. 
— Калыр, бәбкәм, миңа да урын булыр анда, Аллаһның кодрәте киң, — диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев