Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Уйныйбызмы? (хикәя)

Рамил туктап калды. Илшат та эндәшмәде. Ни дияргә була иде соң?

— Тор, улым, тагын мәктәпкә соңга каласың!
Илшат юрганын башыннан ук бөркәнеп ятты. Башланды! Әле яңа гына йоклап киткән иде бит. Кай арада узган соң бу төн!? Хәер, сәгать икегә чаклы уйнап утырды шул. (Fortnite Fortnite*- Фортнайт- онлайн компьютер уены) «Барыбер җиңелмим!» дип утыра торгач, вакытның ничек үткәне дә сизелмәде. Көндәшләре дә төшеп калганнардан түгел. Мәсәлән, 
сыйныфташы Рамил бу уенда — Ас! Ә Витяны аның үз гомерендә күргәне юк. Әллә кайда, Карелиядә яши икән. Аның кем, кайда яшәгәне бөтенләй мөҺим түгел Илшатка. Интернет шундый әйбер инде ул. Айга якын инде шушы иллә дә кызык, мавыктыргыч уенны бергәләп уйнап яталар. Менә ул азарт кайда! Дәрестә укытучы уйнаткан уеннар аның янында — чүп! 

Илшат уянып беткәнче, кире тирән йокыга чумды. Йокыга гына түгел, төш — кызыклы төш дөньясына. Төш дигәне төш тә түгел икән әле, ул уенда икән. «Инде җиңәм, инде җиңәм!» дип соңгы тапкыр «дошманына атып» җибәрүгә, тагын әллә кайдан ачулы тавыш ишетелде: 
– Әле син һаман тормадыңмыни, малай актыгы!

Уф! Инде максатына иреште, инде өндә булмаганы төштә булса да тормышка ашты дигәндә бит! Ну бу әнисен! Бетмәде дә инде шушы мәктәп дигәне дә!

Илшат, ярсып, юрганын чөеп җибәрде.
— Тордым бит, менә бит тордым!

Малай, күзен ачар-ачмас, бәрелә-сугыла, юыну бүлмәсенә юнәлде. Әллә кисәк кузгалганга башы әйләнеп китте. Баш түгел — тубал! Ә көзгедән аңа күз алмалары кызарган малай карап тора. Уф! Иртәрәк торып, алгебрадан өй эшен карармын дигәне хәтеренә килде. Нинди өй эше инде монда! Юын да тизрәк мәктәпкә ычкын! Диләфрүз-Дилкадан күчерер әле. Киреләнеп торса, ни буласын белә ул. Диктант язганда ялыныр көннәре алда.

— Ашарга түгел, чәй эчәрлек тә вакытың калмаган бит инде. Менә моны кесәңә сал. Юлда булса да ашарсың. Илзилә төн буе көйсезләнеп чыкты. Үзем дә йокымсырап киткәнмен. Моннан соң беренче уяту белән тор. Әнисе, шулай сөйләнә-сөйләнә, аны мәктәпкә озатты. Тагын шул Илзилә! 

Булмады инде шул Илзилә! Шуны алып кайтканнан бирле Илшатка көн бетте: «Илшат, тегене алып кил! Илшат, моны эшлә! Илшат, сеңлеңне карап тор, мин моны эшлим, тегене эшлим!» Монда да ансыз гына булмаган икән әле. Малай, үзенең хаксыз икәнен белсә дә, кемнедер гаепле итәсе килеп торганда, әнисе үзе үк булышты. «Димәк, Илзилә! Ул гаепле Илшатның дәрескә соңга калуында!».

Бу уйдан Илшатның хәтта кәефе күтәрелеп китте. Укытучыга: «Сеңлем авырый, төн буе йокы бирмәде. Шуңа соңга калдым» дияр. Укытучы ышанырмы-юкмы — анысы билгесез. Шулай да җәза йомшарачак — бусы хак! Юк, алай гына түгел икән әле. Әни белән алмаш-тилмәш аны күтәреп йөрдем, диячәк, чөнки әтисе командировкада. Илшат, юл өстендәге бульварга кереп, эскәмиягә утырды, әнисе биргән төргәкне ашыкмый гына сүтеп, колбасалы-сырлы мул бутербродны ашый башлады. Менә бит! «Хәйләсез дөнья-файдасыз!» — дип, юкка әйтмәгәннәр инде. 

Беренче дәрес география иде. Укытучы, Илшатка баш кагып кына, керергә рөхсәт итте, җавап бирүче укучыны бүлеп, аннан сорау алып тормады, рәхмәт яугыры!
– Нигә соңга калдың? —дип пышылдады партадашы Диләфрүз.
– Төнлә йоклап булмады. Соңлап кына йоклап киткәнмен. Бәләкәч чирли, — диде Илшат үзе әйткәнгә үзе ышанып.
– Әәә... — диде Диләфрүз дә.
— Алгебрадан өй эшен күчерт әле. 
— Тагын эшләмәдеңмени?
— Кая өй эшен эшләү анда! Әни белән алмаш-тилмәш бала күтәреп йөрдек. Температурасы кырык. 
– Иий мескенкәем! — диде кыз чын күңелдән кызганып. — Нигә табибка күрсәтмисез?
— Бүген ашыгыч ярдәм чакыртыр инде әни. Алар да нишли ала инде.

Илшат үзенең зурларча акыллы итеп сөйләшә белүенә сокланып куйды. Диләфрүз өй эшен күчертә дә күчертә инде болай булгач. Дәрес бетте. Инде өй эшен күчерим генә дип, дәфтәрен җәеп салган иде, укытучы сорап куйды:

– Хафизов, дәрескә ни сәбәпле соңга калып килдең? Дәрестә дә бик пассив булдың. Бер дә болай булмый торган идең. Сәбәп нидә?

Илшат, Диләфрүз-Дилкага «сайраганча», кыю гына соңга калу «сәбәбен» аңлатып бирде. 
— Алай икән! Сеңлең тизрәк терелсен инде. Әниеңә булышуың әйбәт анысы. Балалар авырганда әниләргә болай да авыр, — диде укытучы.

«Yes!» диде малай эчтән генә. Болай да эшләп була икән бит! Алгебрадан сыйныф җитәкчесе Гөлнара Зиевна укыта. Өй эше бар. Әзерне күчереп куюы кыен түгел. Күзе ни күрсә, артык аңларга тырышмыйча гына, шуны күчереп куйды Илшат. Күчермәсә дөресрәк буласы булган ла! Ярты сыйныф: «Эшли алмадык, аңламадык» диде.

– Ярар алайса, аңлаган кешеләрне тыңлап карыйк. Кемнәрдер аңлаган бит. Тырышкан, уйлаган. Кемнең тактада эшләп, иптәшләренә аңлатасы килә?

Кул күтәрүче табылмады. 
— Илшат, әйдә син чыгып эшләп күрсәт әле. Дәфтәреңне калдыр. Үзең эшләгәнсеңдер бит?
— Эээ... Үзем...

Кыскасы, такта янында ялганы тотылды малайның. «Сәбәп нидә?» дигән сорауга җавап әзер иде — булышмады. Башта ук күчердем диясе генә калган. «Дөресен сөйләгән котылыр, ялган сөйләгән тотылыр» дип юкка гына әйтмәгәннәр инде. Кайткач булды җил-давылы! Сыйныф җитәкчесе әнисенә шылтыратып дөресен белгән икән. Әнисе аны бик каты ачуланды. Әтиеңә әйтәм, дип тә куркытты. Компьютерга якын килмәскә кушты. Җәйгә вәгъдә ителгән спорт велигы да кулга кергәнче үк ычкынды, ахры. "Икеле"дән бигрәк шунысы яман. «Икеле»не төзәтеп була, әтисенең фикерен үзгәртүләр... ай-яй...булыр микән?

Песи кебек кенә бүлмәсенә кереп, дәрес хәзерләргә утырган иде, телефонына SMSка килде. Рамилдән икән. «Fortnite! Fortnite! Кайчан керәсең инде?» — дигән. «Кермим» дип җавап бирде Илшат. "Fortnite"ка ачуы бар иде чөнки. Бүгенге бөтен бәла шуның аркасында. Әнисен үпкәләтте, укытучысы һәм иптәшләре алдында ялганчы булып калды, «икеле» алды. 

Тора-тора ачуы кимеде тагын. Җитмәсә, Рамил бертуктамый кыстап, SMS җибәреп тора, мактана. Тик әле комп янына барырга иртәрәк. Дәресләрен әзерләп бетерде Илшат. Илзилә белән дә уйнады. Ул арада әнисе әллә ничаклы эш эшләде. Башка вакыт булса «Иий минем ярдәмчем! Ярый син бар әле!» дип башыннан сыйпап, аркасыннан сөеп тә алган булыр 
иде әле. Бу юлы эләкмәде инде. Әнисе мактаган өчен генә түгел, үзе теләп карый ул сеңлесен. Ни дисәң дә ярата бит ул аны. Иртәнге ачуы да йокы туймаганнан гына иде. Моны күреп әнисе дә йомшады.

— Улым, кибеткә чыгып кер әле. Ипи аз калган икән, — диде. Ураааа! Бу инде реабилитация дигән сүз.
– Әни, морожный да алыйм әле!?

Монысына да рөхсәт булды... Әкренләп, «халыкара вәзгыять» җылына кебек. Ярар. Кичкә кадәр барысы да җайланыр әле. Рамил генә, ачуны китереп, һаман котыртып тора. «Тегене җиңдем, моны җимердем», имеш... Кич җитте. Әнисенең карашы җылынды. Тәвәккәлләп:
– Әни, бераз гына уйнап алыйм инде, — диде малай
— Егерме минут. Бер минут та артык түгел.
– Ярар, әни!

Иий, уенга кереп киткәч, кем сәгатькә карап тора инде. Әнисе генә искә төшермәсен! Илзиләне юындырып, йоклатырга әзерләнеп йөри, Илшатта кайгысы юк бугай әле. Әй уйныйлар, Рамил белән ярыша-ярыша! Ул әллә тагын мәктәптән кайтканнан бирле урыныннан кузгалмаган да инде. 

— Төзелешле «Королевская битва» — отстой! Туйдырды инде. Мин "Нулевая высота"га күчәм, — ди Рамил сәгать тугызынчы китүгә. – Әйдә бергә!
– Анысы нәрсә соң? Шәбрәкмени?
– Шәп! Мөмкинлекләре күбрәк булырга тиеш. Анда төзисе юк. Бер яктан авыррак та инде. Уйный-уйный өйрәнербез әле. Киттекме?
– Әйдә соң!
Белмим, әнисе сизеп алып, пырылдатып йокларга яткырмаса, ул кичне күпме уйнарлар идек микән? 

...Рамил икенче көнне укырга килмәде. Озын тәнәфестә Илшат телефоннан шылтыратса, йокылы-уяулы малайның мөгрәүгә охшашлы тавышы ишетелде.
— Здорово, братан! Кайда югалдың син?
– Әәә... бро, син икәнсең! Әллә әниме дип торам.
– Нишләп мәктәпкә килмәдең, дим!
— Әй, родаки* иртүк авылга кайтып киттеләр. Мине уятып маташтылар бугай инде мобиладан. Йоклаганмын. Ну эләгә икән инде миңа алар кайткач!
— Авырдым диярсең.
– Безнең әтине алай гына алдап булмый шул. Нәрсәдер уйлап табарга туры килә инде. 

Илшат белән Рамилнең тәнәфес саен уен турында сөйләшүләре, бәхәсләшүләренә әкренләп сыйныфташлары да кушыла башлады. Чирек ахырына малайларның күбесе, хәтта берничә кыз да «Королевская битва»га «кереп чумды». 
— Миңа анда төзелеш ошый. Уйларга, төрле вариантларны сынап карарга була. Картлар юкка сүгәләр инде компьютер уеннарын, — ди әле яңа гына кушылучы Ришат.

– Әй, аларга только агриться дай! 
— Ә беләсезме, уенның үз кибетендә төрле косметик әйберләр алырга була бит. 
Косметик әйбер диюгә, кызлар колакларын торгызды:
— Нәрсә дисез? Косметик әйберләр? Ничек алып була?
— Әйе, тушьлар, иннекләр бушка тараталар, ди анда! Ха-ха-ха!
– Сезгәме соң инде персонажлар сатып алу! Әнә «Фиксики» уйнап утырыгыз шунда!
Малайлар «тәгәрәп» көлә башлагач, кызлар үпкәләп читкә китте.
— Чё рофлишь-то? Фу вас!
— Аның өчен картада акча булуы кирәк бит. Кем биргән, ди, аның кадәр акча безгә! — дип, Ришат яңадан темага кайтты.
Рамилнең монысына да җавабы бар икән:
— Нигә, сиңа кесә акчасы бирмиләрмени? Ашханәдә тегене-моны алам дигән буласың.
Наданнар сез! Аларны акча түкмичә дә алырга була бит. Сезон эчендә күбрәк уйнаган саен, в-баксы* җыела тора. Иренми уйна гына!

Бу шаукым тагын күпмегә сузылыр иде микән, уку елы ахыры якынлашканда, көтелмәгән хәл килеп чыкты. Рамил, әтисенә әйтмичә генә, аның банк картасын уенга бәйләп куйган булган. Акчасы югалуын сизгәч, әтисе тикшерә башлаган һәм малаеның акчага уйнарга һәвәсләнеп китүен белгән. 

Гаепне, әлбәттә, мәктәптән таптылар. «Мәктәп дөрес тәрбия бирми! Тиешенчә аңлату җитми!» Сыйныф җитәкчесе Гөлнара Зиевна ашыгыч рәвештә ата-аналар җылышы җыйды. Җыелышка информатика укытучысын һәм психологны чакырды. Әтиләр арасында компьютер уеннары белән яхшы таныш булганнары берничә булып чыкты. Сөйләшү темасының нәрсә турында буласын белгәч, алар гөж килеп алды, «Тапканнар, янәсе, проблема. Аларның кадерле вакытларын алып!»

Башта информатика укытучысы мондый мавыгуларның асылын аңлатты, аның тискәре якларын күрсәтте. 
— Шулай булуга карамастан, без балаларга компьютерга якын бармаска куша алмыйбыз. Заманы шул. Интернет бик зур мөмкинлекләр ача. Аны уен өчен яки аралашу өчен генә файдаланып була дип уйлаучылар бик нык ялгышалар. Дөресен генә әйткәндә, ата-аналар арасында шундыйлар да бар әле. Интернеттан файдалана белү — бик яхшы нәрсә. Тик акыл белән файдалана белергә кирәк. Хәзер компьютер уеннарының ниндиләре генә 
юк! Файдалысын табып уйнау балаларны максат куеп, аңа ирешергә омтылу кебек сыйфатлар формалаштыруга булыша. Пространствода ориенлашырга, тиз генә фикер туплап, ситуациядән дөрес чыгарга өйрәтә. Тик һәрбер нәрсә акылны югалтмаслык дәрәҗәдә булырга тиеш. Ата-аналарның бурычы – контроль, контроль, тагын бер тапкыр контроль! — диде укытучы.

Ата-аналар шаулашып алды:
— Әй, аларны гел контрольдә тоту мөмкинмени?
— Иң беренче үзегезне контрольдә тотыгыз. Сәгатьләр буе үзегез ватсапта утырасыз яки үзегез уйныйсыз икән, әлбәттә, бала турында онытасыз. Баланы контрольдә тоту өчен, үзегез аннан бер адым алда булырга тиеш. 

Ата-аналар шым булды. Сүзне психолог дәвам итте.
— Укытучы иптәш компьютер уеннарының уңай якларын күп итеп күрсәтергә тырышса да, аларны бу заман балалары өчен, алар өчен генә түгел, бөтен җәмгыять өчен иң куркыныч чир дип тә атарга мөмкин. Чөнки ул — тәннең сәламәтлеген генә алмый, акылны томалый торган нәрсә. Статистика күрсәткәнчә, интернет уеннары бик күп гаиләләрнең таркалуына, психологик авыруларга, зур суммада акча югалтуга китерергә мөмкин. Тагын бернәрсәне әйтеп үтми мөмкин түгел: уен барышында балалар ишетә торган сүзләр дә психикасы, дөньяга карашы ныгып бетмәгән яшьүсмерләр өчен үрнәк булырдай түгел. Анда сүгенү сүзләре дә очрый. Алай гына түгел, стратегик уеннарда агрессив лексика тулып ята. Яшүсмер, үзе дә сизмәстән, сөйләмендә аны үзе дә куллана башлый. Анысын үзегезнең дә ишеткәнегез бардыр. Уенда күп утыручы балалар сүз әйтеп кенә калмыйлар, үзләрен 
уендагыча агрессив тота башлыйлар.

— Шундый начар нәрсә булгач, аны нигә уйлап табалар, нигә интернетта рәхәтләнеп «яши»? —дип, ата-аналар тагын бер күтәрелеп «гаеплене эзләп» алды.

— Акча! Барысы да акчага килеп бәйләнә. Беләсезме, бу уеннарны уйлап табучылар тәүлегенә миллиардлаган акча эшлиләр бит. Бәйлелеккә эләккән балаларын дәваларга алып барып, күпме ата-аналар психологик клиникаларны «ашата». Дөрес, балалар наркотик кулланмый, өйдә утыра. Күз алдында. Ә психологлар үзләре үк бу уеннарны героинга тиңли. 

Бүлмәдә үлем тынлыгы урнашты. Яңа гына үзләрен бик белдеклегә санап, уеннарның уңай якларын эзләп, үзләренең дә сәгатьләр буе уйнаганнары белән мактанып утырган әтиләр тынып калды.

— Тик никадәр куркыныч сыман тоелса да, бу вәзгыятьтән чыгарга мөмкин, — диде психолог. — Һәм иң төп рольне сез, ата-аналар, уйнарга тиеш.

Җыелыш озакка сузылды. Укытучылар, психолог тагын берничә мәртәбә басып, балаларны бу афәттән ничек араларга мөмкин булганын аңлаттылар. Әти-әниләр таралышты. Бүлмәдә сыйныф җитәкчесе генә калды. Ул бүген таш кисүчеләрдән дә ныграк арган иде. Башын учларына салып, өстәл артына килеп утырды. Шулвакыт, кыюсыз гына атлап, бүлмәгә Рамилнең әнисе килеп керде. 

— Сез мине кичәге сүзләрем өчен гафу итегез инде. Хата, чынлап та, үзебездә. Дөнья куып, аларны күрергә дә вакытыбыз юк шул. «Тамагы тук, өсте бөтен», — дибез дә кулларына уенчык тоттырабыз. Ул бит кайчан сорасаң да: «Компьютерда өй эше эшлим», — ди торган иде. Болай булыр дип, башыбызга да килмәде. Безнең көн-төн чабып тапкан акчаларны шулай җиңел генә җилгә очырыр дип кем уйлаган!

– Нишлисең, тормышта без уйлаганча гына булып чыкмый шул. Ярый, бүген нишләргә мөмкин булганын бераз аңлагансыздыр инде. Үзегезне дә, улыгызны да кулга алып, алга таба яшәргә кирәк.

Җыелыштан соң Илшатның да компьютерда озаклап уйнап утыруына чик куйдылар. Ярый әле аның иң зур «гөнаһы» – кесә акчасына гади булса да скиннар* сатып алганын белми калдылар. Әтисенең чираттагы командировкасыннан кайткан гына чагы иде. Өйдә ансыз да бик рәхәт. 

Әнисенең дә кәефе әйбәт. Гаилә белән авылга әби-бабайларга кунакка кайту, табигатькә чыгу, аквапаркка сәяхәт — барысы бергә фортнайтны оныттырып торды. Кирәге дә юк кебек иде инде. ... Кирәге юк иде...

... Һаман да шул Рамил... Озак кына югалып торган иде әле. Беркөнне ул шылтыратты. Аны авылга кайтарып куйганнар икән. Әби-бабай янына. Тәрбиягә. 

— Тәрбиялиләр мине! Хи-хи-хи... Кич урамга чыгарга да рөхсәт итмиләр. Кирәк иде бик! Авылда бала-чага юк дисәң дә була икән хәзер. Урамның теге башында минем кебек кунакка кайткан бер мелкий күренә. Күрше малае, фермер әтисенә булышып, трактордан төшми. Ул бит инде без белгән нәрсәләрне күз алдына да китерә алмый. Әби белән бабай эшләрен бетереп, кояш баеганчы ятып йоклыйлар. Мин верандада... Аңладың инде, малай...

– Аңладым инде. Минем уйнаган юк. Болай да бик рәхәт әле. 

— Ничек инде... Ничек инде?! Fortnite! Это жизнь! Мин озакламый PRO уенчылар рәтендә булачакмын! Ишетәсеңме, бро? Минем чираттагы хыялым — Танос сатып алу. Мин инде яңа уйный башлаган ачык авыз геймер түгел.

Илшат Таносның ни икәнен белми, дөресен әйткәндә, беләсе дә килми иде. Белмәгәнен Рамилгә күрсәтмәскә тырышты. Ә Рамил Илшатның җавабын көтми дә. Ул шулкадәр уен темасына кереп киткән: сүзләрен, җөмләләрен йота-йота, үзенекен сөйли. Бер сүздән икенчесенә күчә. Кызганыч, бәлки бәхеткә күрә, Илшат дустының кыяфәтен күрми. Күрсә, куркып та калган булыр иде, мөгаен.

— Ә вообще, минем краш-Туз (Toose). Менә күрерсең, берничә сезон һәм иң югары PR* минеке булачак! Мин арагызда иң бай кеше булачакмын!

Шуннан соң, ни гаҗәп, Рамил тагын югалды. Юкка булмаган икән: әбисе белән бабасы оныкларының сәерләнгәнен сизеп алганнар. Ул бертуктамый кем беләндер сөйләшкән, кычкырып көлгән я шыңшып утырган. Төннәрен йокламый, ноутбук экраны аша кемнәр беләндер бәхәсләшкән. Картлар мәҗбүри йоклатырга тырышсалар да йоклап китә алмаган, истерикага бирелгән. Шуннан инде әти-әнисен чакыртып китергәннәр. Бу хакта Илшат 
авылдан кайткач кына белде. «Рамилне психологка йөртәләр икән», – диде 
әнисе.

Сентябрьдә Рамил мәктәпкә бик моңсу килде. «Килү белән уеннары, җиңүләре белән мактана башлар инде», – дип уйлаган иде Илшат. Алай булып чыкмады. Ул үзе җәй буе уеннар белән бик мавыкмады. Лагерьга барды. Әтисе белән тау елгасы буйлап сплавта булдылар. «Һии, фортнайтсыз да дөнья бик күңелле икән!» дип, әллә ничә тапкыр уйлап куйганы булды малайның. Дөрес, әтисе белән берничә файдалы уен белән дә танышып 
куйдылар. Тик дөньясын онытып, комп алдында озаклап утырмады.

Рамилнең болай да озын муены тагын да озынаеп киткән кебек. Күзләре әллә нинди шунда. Үзе гел сыйныфташларыннан аерым торырга тырыша. Аптырагач, Илшат үзе читләтеп кенә сүз башларга булды.
— Йә, братан, хәлләр ничек? 

Рамил дустына бераз текәлеп карап торды да карашын читкә алды. Аннары җилкәсен сикертеп:
– Берничек тә түгел, — диде.
«Психологка йөртеп „уенчыгын“ тартып алганнардыр, ахры. Шуңа күрә дөньяга ачулыдыр» –дип уйлап куйды Илшат. Болай гына борылып китү әллә ничек уңайсыз иде.
— Чирләмисеңдер бит? — дип сорыйсы итте. —Өйдә тәртипме?
Рамил «Әйтергәме-юкмы?» дигән кебек башта дустына карап торды да авыр сулап:
— Әти китте бездән, -диде.
— ...???
— Минем аркада...
— Ничек синең аркада?
— Шулай инде... Теге вакытта мин акчасын алгач тузына башлаган иде. «Синең гаеп. Бала тәрбияли белмисең!» дип, гел әнигә бәйләнде. Әни аны гаепләде. 
«Ул — малай кеше. Күбрәк синең белән булырга тиеш. Ә синең кайтып кергәнең юк. Аның белән аталарча утырып бер сөйләшкәнең дә юк», — дия иде. Менә шулай... Әни мине психологка йөртә башлагач: «Бер тиен дә акча бирмим. Тиле малаеңны үзең кара», — диде дә чыгып китте. Июльдән бирле кайтканы да юк. Шылтыратмый да. 

Рамил туктап калды. Илшат та эндәшмәде. Ни дияргә була иде соң?

Наилә Харисова, Әгерҗе районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев