Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Уйлап әйт

Йөгерү, ераклыкка, биеклеккә сикерү — минем стихия. Малайларның миңа җитә алганнары юк әле.

Җәйге каникуллар сизелми дә үтеп китте. Без икенче класс укучылары булдык. Безне Фәридә апа укыта. Укытучыбызны әниләрне яраткан кебек яратабыз. Дәресләргә тырышып әзерләнеп йөрибез. Минем бит үскәч космонавт буласым килә, шуңа да миңа начар укырга ярамый. Хыялымны белгәч, әти, елмаеп:

— Гагарин да, башка космонавтлар да гел «5» кә генә укыган, тырышып укы, —диде.

Тырышмаган кая инде, бигрәк тә физкультура дәресләрендә үземне күрсәтәм. Йөгерү, ераклыкка, биеклеккә сикерү — минем стихия. Малайларның миңа җитә алганнары юк әле. Беренче чирек тә артта калды. Чиреккә рус теленнән генә «4», калган фәннәрдән — "5"леләр. Космонавт булу теләгемне сабакташларым Марат, Ленар, Камил да белә. Миңа көнләшеп тә карыйлар кебек алар.

— Илшат, әйт әле, нинди китаплар укыйсың, нинди тапшырулар карыйсың? —дип аптыратып бетерделәр.

— Китап кына укымыйм, мин космонавтлар белән хат алышам, — дип малайларның һушларын алдым әле.

Ышандылар, ышанмый карасыннар!

— Күрсәт әле хатларын, — дип йөдәтте күрше Марат.

— Вакыты җиткәч, күрсәтермен, — дидем исем китми генә.

Андый вакытта югалып калмаска кирәк.

— Көзге каникулга Мәскәүгә чакыралар, — дигәч, Марат телсез калды кебек.

Ниһаять, тотлыга-тотлыга:

— Бар, Илшат! Һич-шик-сез бар! Ми-н-не чак-кырсалар барыр идем, — диде ул.

Каникулга, күрше авылга, ерак әбиләргә китеп бардым. Малайлар өчен мин Мәскәүдә идем. Ярый әле әти-әнидән кызыксынып, сораштырып йөрмәгәннәр.

Каникул бик тиз үтеп китте. Малайлар мине дүрт күз белән көткәннәр. Тәнәфестә гел янымда алар. Нинди генә сораулар яудырмыйлар! Андый вакытта югалып калмаска кирәк.

— Үсеп кайткансың, сиңа Мәскәү килешкән, — диде Марат, борынын тарткалап.

— Сөйлә инде: ниләр күрдең, ниләр эшләдең? — дип аптыратып бетерде.

— Ашыктырмагыз, барын да сөйләрмен. Гагарин исемендәге космонавтлар әзерли торган үзәктә булдым. Чын космонавтларны шунда әзерлиләр, — дидем, эре генә итеп.

— Космоска алып менмәделәрме? — дип сорады отличник Камил.

Аның күзләре ут яна. Сизәм: аның да космонавт буласы килә.

— Зур түгәрәк калын пыяла капсула эченә кертеп утырттылар, — дидем җитди генә.

— Костюмың нинди иде? — дип кызыксынды малайлар.

— Космонавт скафандры кидерттеләр. Махсус миңа теккәннәр, — дигәч, Марат егылып китә язды.

— Космодромда, Байконурда, булдыңмы соң? — дип кызыксынды Ленар.

Мин ни әйтергә дә белми торам. Ярый әле Камил ярдәмгә килде:

— Ул бит Казахстанга бармады, Мәскәүдә булды! — диде.

— Әйе, Камил дөрес әйтә. Кышкы каникулда Байконурга китәм, — дидем, тыныч булырга тырышып.

— Шуннан-шуннан? Сөйлә инде, нинди капсула ул? — ди Ленар.

—Капсула эчендә ике генә кнопка бар. Берсе старт өчен. Икенчесе — финиш. Колакларга наушниклар кидертеп куйдылар. Аларның приказын тыңлыйм. Старт кнопкасына кагылу белән очып киттем. Тирә-як караңгы, берни күренми. Күпмедер очкач, каршыга бик күп йолдыз балкып чыкты. Якын гына кебек алар.

— Ә ай, ай кайда иде? — дип кызыксынды малайлар.

— Ай да шунда иде, —дидем, сөйләгәннәргә үзем дә ышана башлап.

— Ай-һай, искиткеч! Авырлыгыңны югалтмадыңмы? — дип сорап куйды Ленар.

— Әйе, югалттым. Авырлык югалту хәлен кичердем!

Андый вакытта югалып калмаска кирәк. Сокландырып, ышандырып сөйләдем.

—Экспериментларыңны кайткач та туктатма дип, киңәш биреп җибәрделәр, —дидем.

Беренче эксперимент иртәгә узачак. Марат белән «аэродром»нан парашютта сикерергә сөйләштек. Барып чыкса, ял көнне шәһәргә барып, берәр биек йортның тугызынчы катыннан сикерү хыялы белән янам.«Аэродром» дигәне дә бик биек, безнең сарай башында. Әти аны печән саклау өчен төзегән иде. «Аэродром» түбәсенә менү искиткеч авыр булып чыкты. Ничек кенә этләнсәк тә мендек бит. Ни кызганыч, әти кайтып төште.

— Малай актыгы, нигә анда мендең?! Егылып төшәсең бит! Сөякләреңне дә җыя алмассың! — дип кычкыра.

— Безнең бит парашютлар бар! — дип, кулчатырларны ачып җибәрдек.

— Ул ярдәм итми. Сикермәгез! Хәзер үзем төшерәм! — диде әти ачуланып.

Менә шулай, әлегә, эксперимент тормышка ашмады. Мәскәү, космонавтлар үзәге турындагы маҗараларның да сере ачылды. Марат бик кәефсезләнеп:

— Ә мин ышанган идем, —диде.

— Борчылма, тиздән чын космонавт булырмын. Менә шунда сөйләшербез, —дидем.

Ә шулай да ялганым ачылуга бик борчылдым. Әбием әйткәннәр хәтеремә килеп йөрәкне әрнетте.

«Алдадым, котылдым димә, чыны алдыңа килер», — дия иде әбием.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев