Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Уеннан уймак

Аяз белән Га­яз­ны авылда "агы­лый белән тагылый" дип йөр­тәләр.

Чөн­ки алар бер-бер­сен­нән бер адым да кал­мый­лар. Ир­тән йокыдан күз­ләрен ачу­га, Аяз Га­яз­лар­га йөгерә. Ут бор­часы кебек тик­тор­мас малай­ның көн дә бер пла­ны туып кына тора.

Бүген дә ул дус­тын яңа кор­ган пла­ны белән таныш­тыр­ды.

- Әй­дә, бүген төн­лә Гайшә әбинең бак­часын­нан алма урлый­быз, - диде Га­яз­га.

Әлеге фикер малай­га да оша­ды. Алар икәүләп план кор­дылар. Зурлар йок­лар­га ят­кач очрашыр­га сүз куештылар.

Ме­нә көт­кән сәгать сук­ты. Ма­лай­лар кача-поса бил­гелән­гән урынга кил­деләр. Күз­гә төртсәң дә күрен­мәс­лек караңгыда ничек алма урламак кирәк? Ләкин бак­чага бик тә төшәселәре кил­де. Аяз Га­яз­ны этә-төр­тә кой­мага мен­гер­де, үзе дә үр­мәләде. Икесе дә бак­ча эченә сикереп төш­теләр. Бе­раз тыңланып тор­гач, алма ага­чына таба атладылар. Гайшә әбинең тәм­ле, сусыл алмаларын авыз итәбез дип кенә тор­ган­да, агачлар ара­сын­нан ике күз ял­тырады. Ма­лай­лар­ның кот­лары бот­ларына җитте. Куркудан бер-бер­сенә елыштылар. Нишләр­гә бел­ми тор­ган­да, теге күз­ләр аларга таба килә баш­ламасын­мы?! Йөрәк­ләре ярыла яз­ган малай­лар кой­мага таба йөгер­деләр. Чүп өс­тенә чүмәлә дигән­дәй, нин­дидер агач төбенә абы­нып егы­лып, Аяз аягын авырт­тыр­ды. Ин­де ниш­ләр­гә? Кычкыр­саң, карак икән­не беләчәк­ләр.

Га­яз Аяз­ны ничек итсә итте, ләкин кой­мага этеп мен­гер­де. Шулвакыт урамнан үтеп баручы машина фарасы як­тысын­да теге күз­нең, кәҗә икәнен шәй­ләп алдылар.

Ма­лай­лар үз­ләренең кур­как­лык­ларын­нан көлеш­сәләр дә, баш­ка мон­дый адымга бар­маячак­быз дип сүз бир­деләр. Чөн­ки уен­нан уймак чыгара яз­ган­нарын аңладылар.

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев