Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Тылсымлы сүз

Уйларыма бирелеп атлый торгач, урам чатына килеп җит­кәнмен икән.

Каршы якка үтәргә теләп, тирә-юнемә каранып торганда, урам аша чыгып килүче кечкенә буйлы малай белән әбине күреп, ирексездән тукталып калдым.

Малайның бер кулында төенчек, икенчесе белән әбине җитәкләгән. Әбекәй әледән-әле як-ягына карана Күрәсең, машина-фәлән бәрдереп китмәгәе дип борчыла. Малайның йөзе тыныч, чөнки ул-бу булмасын яхшы белә: урам чатындагы светофорның яшел күзе чекерәеп янып тора.

Ниһаять, малай белән әби мин басып торган урынга чы­гып җиттеләр. Зур төенчек әби кулына күчте. Карчыкның шатлыгы йөзенә үк бәреп чыккан.

— Рәхмәт, улым. Кул-аягың сызлаусыз булсын,— дия-дия, ул кечкенә юлчының аркасыннан сөйде— Рәхмәт яусын үзеңә.

Малай да бәхетле елмая. Ул саубуллашты да әбигә хәерле юл теләп, ары китте.

Әлеге гадәти, көн саен очрап торучы күренеш миңа күптән булган бер вакыйганы хәтергә төшерде.

...Ул чакта миңа да шушы малай кебек ун-унбер яшьләр булгандыр. Ашыга-кабалана мәктәптән кайтып барышым. Ашыгуымның сәбәбе шул: телевизордан маҗаралы кино күрсәтәләр. Менә кайтып җитәргә дә күп калмады инде. Шул­чак мине бер абый туктатты.

— Энем, Батырлар урамына ничек барырга икән?

— Ул монда түгел бит. Сезгә икенче якка барырга кирәк. Таныш түгел абый, аптырап, башын чайкады:

— Мине әле генә шушы тирәдә дип җибәргәннәр иде бит.

— Юк, юк, теге якта ул Батырлар урамы.

Инде кемгә ышанырга дигәндәй карый агайның күзләре.

— Әйдәгез, озатып куйыйм алайса— дидем мин.

Юлда барганда абый үзенең ерактан килүен, безнең кала­да әле беренче тапкыр гына булуын әйтте. Сөйләшә-сөйләшә, Батырлар урамына килеп чыкканыбызны сизми дә калдык.

— Рәхмәт, энем,— диде абый, эзләп-эзләп тә таба алмаган урамда басып тору шатлыгын яшерә алмыйча— Зур рәхмәт сиңа.

Ул чакта маҗаралы киноны карарга соңардым соңаруын. Әмма мин моңа бер дә борчылмадым. Аннан соң да бик күп кинолар карадым. Күбесе инде хәтердән дә чыккан. Тик та­ныш булмаган абыйга юл күрсәтүем, аннан ишеткән рәхмәт сүзе, шатлыктан елмайган йөзе әле дә истә, хәтердә саклана. Тылсымлы сүздер ул рәхмәт сүзе, дип уйлап калдым мин кеч­кенә буйлы малай артыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев