Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Төш күрдем (парча)

Бервакыт миңа ятим балалар йортында кунып чыгарга туры килде.

Бүлмәләр буш, бар да хезмәт лагерьларына таралганнар. Сабыйлар кулы белән ясалган рәсемнәргә, плакатларга, лозунгларга карап озак яттым. Ятим балалар хакында уйландым.

Әйбәт яшиләр!.. Якты, чиста, тук тормышта. Белемле, тәҗрибәле тәрбиячеләр кулында тәрбияләнәләр.Тагын ни кирәк?...

...Әнә алда - ак халатлы апалар... Барысы да көләч, мөлаемләр... Юк, ак халатлы түгел икән алар... Бер ир кеше... Кем ул?.. Авыл?.. Миңа бөтенләй ят урам. Көтү чыга... Безнең якта сыерлар кып-кызыл иде. Ә болар әллә нинди - ала-колалы...

Кинәт!.. Каршы як йорт капкасы ачылып китте дә аннан бер төркем мал-туар күренде. Алар артыннан ук әле берничә минут элек кенә күз алдыннан чагылып узган ир кеше килеп чыкты. Башында - папаха, өстендә күн тужурка, билендә каеш, аңа кылыч тагылган... Йөзе җитди. Куллары кылыч сабында... Менә ул мине күреп алды. Бу якка карап нидер эндәште. Аңлама­дым. Безнең телдә түгел иде булса кирәк. Ул нидер кычкыра-кычкыра һаман миңа карап килә иде...

...Кычкырып радио сөйләгәнгә уянып киттем. Күңелемдә беренче туган уй: төшемдә шушы түшәк хуҗасының көн саен күрә торган төшен күреп ятканмын бит мин! Кичә кич күңел төбендә кузгалган ачы моң тагын да яманрак чыңлый башлады. Якты, кояшлы көй әллә кайда, аста, күңел чоңгыллары арасында кузгалып калган иде...

Галимҗан Гыйльманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев