Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Тормыш бу

Кырау төшкән. Әле кичә генә ямь-яшел утырган яфрак битләренә, сап-сары тырнак гөл таҗларына меңләгән боз энәсе кадалган.

Нечкә күңелле кыз баланың бәгыренә кадалган тупас гамәл кебек, үсемлекләрнең дә яшәү дәртен үтергән. Кояш - ярдәмгә ашыккан ана кебек, соры болытлар арасыннан ярдәмгә үрелгән. Үләннәрнең битләреннән сыпырып, иркәләп тынычландырырга тырыша. Салкын боз энәләре яшь тамчыларына әйләнеп, яфрак йөзләреннән түбән тәгәрәшә.

"Яле, бер елмай, дөнья матур!" - ди Кояш. Әмма тупаслык йөрәктән беркая да җуелмаган кебек, Кояш нурлары да кырау эзләрен бетерә алмый. Бу яфраклар да язгы кебек түгел инде. Яшәргә тырыша әле алар - әмма инде башларын игәннәр.

Йөрәккә кадалган боз эресә дә юкка чыкмый. Тупас сүз әйткәннән соң гафу үтенгәч елмаерга тырышкан кыз бала кебек. Барысы да онытыла... берни дә онытылмый...

Дөнья энәләрен күрсәткәч, тормыш дигән әйбер башлана, һәр нәрсәдән кызык табып көлү дә юкка чыга. Яз ике тапкыр килми, бу яфраклар да беркайчан да элекке кебек була алмаслар. Әбиләр чуагы гына килә көзләр җиткәч, кызлар чуагы булмый.

Күктә Кояш, ә төньякта кара кучкыл болыт өерелгән. Җылы бишмәтне әзерләргә кирәк. Тормыш бу.

Рәмис Латыйпов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев