Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Төлке һәм бүре турында әкият (Булган хәл)

Әхмәт иртә тора. Иртәнге саф һавада су буенда йөрергә ярата ул. Шундый иртәләрнең берсендә Әхмәт бик кызык хәлгә юлыга.

Әхмәт иртә тора. Иртәнге саф һавада су буенда йөрергә ярата ул. Шундый иртәләрнең берсендә Әхмәт бик кызык хәлгә юлыга.

Ни гаҗәп: елга буенда төлке балык тота. Күземә генә күренәме соң дип, янә карый, чынлап та, төлке балык тота икән. Тезгә кадәр суга кергән. Үзе бик киеренке хәлдә, колакларын кыскан һәм, алга омтылып, күзләрен суга төбәгән. Елга буенда тынлык. Төлке сабыр гына балык йөзеп килгәнне көтә. Ул инде биредә еш була, күрәсең, беренче тапкыр гына балык тотуы түгел. Төлкенең дулкынлануы хәтта койрыгында да сизелә, сизелер-сизелмәс калтырый.

Әхмәт исә аны бинокль аша ерактан күзәтә. Әхмәткә бу күренеш бик озакка сузылган кебек тоелса да, бу хәл ни белән тәмамланыр икән дип көтә. Төлке дә көтә. Түзем. Кинәт төлке суга сикерә. Әхмәт тә биноклен ныграк кысып тота. Күрә: төлке авызында зур гына балык тыпырчына. Хәйләкәр төлке авызына бер эләксәң котылып буламыни?

Чү! Чү, ни бу? Шул мизгелдә диярлек бер соры шәүлә куаклар артыннан төлкегә ыргыла. Бу хәлне көтмәгән төлке югалып калмый. Ни гаҗәп: бүре төлкегә түгел, аның авызындагы балыкка ябыша. Күрәсең, ул балыкчы төлкенең балык тотканын күзәтеп, саклап торган.

Төлке белән бүре тартышалар. Төлке дә үзенең табышын ычкындырмый, бүре дә ач — үз ягына тарта балыкны. Бар көчләренә икәү тартышыпмы-тартышалар.

Балык йомшак бит, тарта торгач, урталай өзелә. Балыкның башы — төлкедә, ә койрыгы бүре авызында кала. Ач бүре шунда ук балыкны йотлыгып-йотлыгып ашый да башлый. Ашыгып-ашыгып ашый, күрәсең, ул бик ачыккан булган. Бүре балыгын ашаган арада, балыкчы төлке, авызында калган балыгы белән, чыбык-чабык арасына кереп тә югала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев