Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Тавыкка мәдхия

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының генераль директор урынбасары, агентлыкның татар редакциясе баш мөхәррире Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улының туган көне. Чын күңелдән котлыйбыз!

@ramis_latipov

Тавыкка реабилитация кирәк! Тавык - акыллы кош. “Тавык мие эчкән” дип сүгәләр надан кешеләрне. Наданнардан да бигрәк, “оныткак” – хәтерсез кешеләргә эләгә. Минемчә, тавыкны аңгыралыкта гаепләү тавыкның хис-кичерешләрен аңламаудан - ягъни наданлыктан килеп чыга. Мәсәлән, хезмәт хакын арттыруны сораган кешене наданга әйләндереп калдыру бик җайлы, ә ул хезмәт хакын арттыру чараларын табу авыр. Бу да шуның кебек. Бу мәкаләдә надан дип аталган тавык күзлегеннән карыйк. Ни өчен бичара кошны надан дип атыйсыз дигән сорауга, гадәттә, ике сәбәпне атыйлар:

1) Тавык беркайчан да куган җиргә бармый - бакчадан куасың, ул кирегә йөгерә;
2) Тавык юл йөрү кагыйдәләрен тупас боза - машина килә башлагач, юлның сул ягындагы тавыклар уң якка, уң ягындагылары сул якка йөгерә. 


Хәзер шушы пунктларның беренчесенә тавык күзеннән чыгып карыйк:
1) Бакчага тавык керә, хуҗа шуны күреп ала да, пыр туздырып куа башлый. Бу юньсезгә нәрсә калган инде бакчада? Урамда йөрсен, абзар артында йөрсен, бакчада ни калган, дип уйлый хуҗа. Калган шул менә. Тавык, билгеле булганча, юынмый. Чистарыну өчен ул тузанда коена. Ә син урамдагы таштай каткан җирдә казынып кара! Ә бакчада җир йомшак, рәхәтләнеп казына.

Аннары урамда нәрсә ашасын ул? Казуы да җиңел – бакчадагы йомшак җирдә үскән үсемлекләрне каезлап атканда, аларның тамырларына ияреп әллә нинди тәмлүшкәләр чыга. Җиләк түтәле тавык өчен бер дигән хәзинә. Бакчада суалчаны да, тараканы да, җиләкләре дә җитәрлек. Бакчада үскән карлыган-кура арасында саф һава, эссе дә түгел. Ял итәсе килгәндә адәм баласы да бакчага керә. Ә тавык шул адәмнән наданрак әллә? Аңа да әйбәт кирәк.

Тавыкның бакчадагы суганнарны пыраклатып йөрүен күргән хуҗабикә атакага ташлана: - Ах, юньсезләр, бакчаны харап итәргә тагын кереп җиткәннәр!
Тавыкны куа башлый. Ә тавык куган җиргә бармый. Казны, үрдәкне куган җиргә җибәреп була, ә тавык син куган якка бара гына төсле дә, кинәт:
- Кытактактак! – дигән сигнал белән маршрутын кисәк үзгәртеп, кирегә йөгерә. Аяк яныңнан йомылып йөгереп үткән тавыкны туктатмакчы булып омтылып карый хуҗабикә, әмма туктатырсың бар! Тавык инде бөтен бакчаны йөгереп үтеп, кура арасына кереп китә дә яфраклар арасыннан сине карап тора. Янына килә башлыйсың икән, ул тагын икенче якка йөгерә.
Бозау кергән булса, сыек чыбык белән сыдырыр идең, тавыкка бит әле сыдырып та булмый! Катырак куасың икән, критик вәзгыять икәнен тавык башкаларга да хәбәр итә - олы тавыш чыгарып кытаклый башлый. Тавышка әтәч йөгереп килеп җитә. Көче җитмәстәйгә ташланмый, әмма, мәсәлән “тавыкны бакчадан чыгару” операциясенә балигъ булмаганнар кертелсә, әтәч террор акты кулланырга мөмкин. Болай караганда гына ул әтәчнең томшыгы кечкенә тоела, очынып чукый башласа, таманга гына туры килә. Әле аның томшыгыннан башка очлы тырнаклары да бар! Менә шуннан хуҗа сукрана инде:
- Тавык мие эчкән тавык, бар куган җиргә!

Хуҗаның мантыйгы тимердән – сарык та бара куган җиргә, сыер да бара, каз да бара. Ә бу әчбет – юк. Шулай булгач, аныңча тавык аңгыра.
Куган җиргә баруны акыллылык билгесе дип санаган кешене акыллы дип буламы соң? Куган җиргә барасың икән, димәк, син башкалар фикеренә иярәсең дигән сүз.

Ә тавык – альтернатив фикерле җан иясе. Аны нигъмәтле һәм йомшак түшәкле бакчадан ач һәм каты урамга куалар. Шуңа да тавык үзенә яхшырак булган урында калыр өчен кулыннан, дөресрәге, аягыннан килгәнен барысын да эшли. Шушы гади генә мантыйкны аңламаган кеше үзе надан. 
Тавыкны бакчадан чыгару ысулы бик гади. Бакчадагыга караганда урамда яхшырак шартлар тудырып карагыз – тавыкның бакчада эзе дә булмаячак. Тыкрыкны казып, җиләк утыртыгыз, ә бакчагызга асфальт җәегез. 
Билгеле, тавыкны бакчага кертмим дип, тыкрыкта тавык оҗмахы тудырырга тырышу наданлык булыр иде. Әмма оҗмахтан чыгаруга күнәргә теләмәгән җан иясен наданлыкта гаепләүне акыллылык билгесе дип әйтеп булмый.

Рәмис Латыйпов.

https://www.instagram.com/ramis_latipov/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп язган!