Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Суын, самавыр!

Апа Дамир янына барды да, тегенең башын ике кулы белән тотып: «Остынь, самовар!» — диде.

Безнең класста бик авыр холыклы малай укый. Дамир исемле. Исеме җисеменә туры килми. Дамир бит ул ике сүздән тора: «Да», «мир». Татарчага тәрҗемәсе — "Әйе тынычлык".Ул, киресенчә, гел юкка да кызып китүчән. Тынычлык бозучы дияргә була. Укытучыларны да туйдырып бетерә. Билгеләреннән беркайчан да канәгать түгел. "3"ле куйсалар, нигә "4"ле түгел дип аптырата."4"ле булса, аңа "5" ле кирәк. Бөтен дәресләрдә дә шулай. Сукранудан башы чыкмый. Беркөн математика дәресендә тавыш чыгарды. 

— Әйтегез әле, нигә безнең эрага кадәр яшәгән кешеләрнең теоремаларын өйрәнәбез? Пифагор дигәне, Грециядә, безнең эрага кадәр 500 еллар элек яшәгән. Аның теоремасы — искелек калдыгы! — ди.

Укытучы югалып калмады: 
— Без аның теоремасыннан башка алга бара алмыйбыз. Бер мәсьәлә дә чишә алмаячакбыз, — диде. 
Нигә тел һәм вакыт әрәм итеп сөйләп тора инде Роза апа?! Дамир юри шулай кылана. Имештер, гаделлек эзли.

Класс тын калып бирем эшләп утырганда Дамир, корт чаккандай, кинәт кенә кычкырып җибәрергә мөмкин. Кызган табадан да ныграк кызып китәргә дә күп сорамый. Куркудан кот очып, йөрәгең туктарга мөмкин. Менә шундый, бик тиз кызып китүчән булганга «Самавыр» кушаматы тагылды да инде аңа. Тагын бер начар гадәте бар: тәнәфес вакытында, сорамый-нитми, партадан дәфтәрне эләктерә. Өй эшен шулай, тәнәфестә күчереп кенә куя ул.

Берчак шулай тәнәфес тә җитмәгән аңа. Математика дәресе башланды, дәфтәрем урынында юк. Апа ишетмәслек итеп, пышылдап кына:
— Дәфтәр кемдә? Бирегез, — дим.
Марат, ымлап, аңлатты: дәфтәр Дамирда икән. 
— Дамир, дәфтәрне бир! — дим.

Бирергә уйламый да. Үч иткәндәй, апа аны тактага чыгарды. Өйгә бирелгән тигезләмәләрне тактада эшләргә кирәк. Күрәм, минем дәфтәр белән чыкты да, шуннан күчерә.Эшләп бетергәч апа мактапмы мактый тегене.
— Менә бит, Дамир, тырыша, үсеш күренә, — ди.
Ярар, дәшми калдым инде, шатлансын, коры куык. 

Рус теле дәресендә мыгырданып утыра бит бу — гаделлек эзли. Апа яхшылап әйтеп карый — юк! Әрепләшә үк башлады. Ул үзе, үрнәк укучыдай, бөтен дәресләрдә дә беренче партада утыра. Апа Дамир янына барды да, тегенең башын ике кулы белән тотып: «Остынь, самовар!» — диде. Вәт көлештек. Күптән болай кызык булганы юк иде. Дамирның «Самавыр» икәнен апа каян белгән? Менә шуннан соң Дамир тынычланды. Самавырыбыз суынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев