Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Сөенечле хәбәр (Роза Хафизова)

Атна буе инде буран котыра. Ишегаллары, урам як кой­малары тау-тау булып өелгән көрт астында калган.

Атна буе инде буран котыра. Ишегаллары, урам як кой­малары тау-тау булып өелгән көрт астында калган. Буран исә һаман котырына, ак ялын уйнатып тәрәзә пыялала­рына сарыла, морҗага кереп кемнедер тирги, үзе белән алышырга тышка чакыра.

Безнең өйдә җылы, рәхәт. Мич кашагасына утырткан лампадан бүлмәгә сүрән генә яктылык сирпелә. Әби, чу­ар яулыгын артка чөеп бәйләгән килеш, мич буендагы утыргычка кабасын көйләп, йон эрли. Аның орчыгы бу­ран белән узышып бөтерелгәндәй, зыр-зыр әйләнә. Аш урынын җыеп алгач, кайнар су белән сап-сары итеп юган өстәл артында без, дүрт бала, рәттән тезелеп утырып, дәрес карыйбыз. Мин тырыша-тырыша мәсьәлә чишәм. «Бер шәһәрдән икенче шәһәргә кара-каршы ике поезд чыккан».

Нинди була икән ул шәһәрләр? Сугыш башлангач, күрше Тәгьзимә әбиләргә Радикны кайтардылар. Тәгьзимә әбинең энесенең оныгы ул. Алар Киевта яшәгәннәр. Әтисе хәрби командир булган. Әнисе Радик­ны кайтарды да үзе хәрби заводка эшкә китте. Радик хәзер безнең класста укый. Кайвакыт ул безгә шәһәр ту­рында, андагы катлы-катлы йортлар, Киевтагы шундый йортларга безнеке чаклы йөзләгән авыл сыйганлыгын сөйли иде. Ә безнең авыл, мактанып әйтүем түгел, кеч­кенәләрдән саналмый. Читтән килгән кеше аның зурлы­гына хәйран кала. Колхозда өч бригада. Менә шундый йөзләгән-меңләгән авыл сыярлык булгач, чынлап та зур­дыр инде ул шәһәр.

Нинди иде соң әле мәсьәләнең шарты? Әйе, «бер шәһәрдән икенче шәһәргә кара-каршы ике поезд чык­кан...»

— Апай, дим, апай, әтәч ясап бир әле!

Кечкенә сеңлем Фәһимә өстәлнең каршы башыннан миңа кәгазь кисәге суза. Ул әле укымаса да, безнең янга утырып дәрес караган булып кыйлана. Аның гозерен үтәми ярамый. Әби әйтә: «Ул ятим үсә, ата-ана назын күрми үсә, кыерсытмагыз аны», — ди. Дөрес тә шул, әти­ебез икенче ел инде сугышта, әниебезне узган ел урман кисәргә киткән җирендә агач басты. Без аңа, Фәһимәгә, җил-яңгыр тидермәбез-тидерүен. Әнә, хәзер дә аның миңа кәгазь сузуы булды, кайчан очрашуларын һич тә исәпләп чыгара алмый азапланган «поездлар»ны читкә этәрдем дә сеңлемә әтәч сурәте ясарга керештем. Кеч­кенәләргә шул гына кирәк тә, өчесе өч яктан иңемә са­рылдылар. Юкса инде энеләрем бик кечкенә дә түгел: Фатих — өченчедә, Зариф беренчедә укыйлар. Ә менә рәсем ясау дигәндә, өчесе дә бердәй мавыгалар. Миңа да рәхәт шул алар белән. Туйдырып бетерде инде ул мәсьәлә чишүләре. Уен белән мавыгуыбыз әбигә генә ошамый. Ул орчыгын зырылдатып җибәрә дә кечкенәләрне кисәтә: «Ярый, ярый, тутагызга комачауламагыз, иртәгә сабагы­на барасы бар», — ди. Дөрес әйтә, билгеле. Әмма бер ба­шлагач, әтәчне ясап бетерми дә булмый. Әнә, кикриген генә буйыйсы калды...

Сукыр лампа мелт-мелт итә. Бу аның: «Керосиным бетә, эшлисе эшләрегезне эшләп калыгыз», — дип кисәтүе. Минем әле мәсьәлә чишелмәгән.

Шулчак капка шыгырдап ачылды. Ишегалдында Рекс өреп җибәрде. Мондый буранлы салкын кышта кем йөрер икән? Әллә соң әтидән хат-хәбәр китерделәрме?

Әби орчыгын бер читкә куеп, ишек ачарга чыкты. Ишектә башта калын олтанлы киез итекләр, сары тун ча­буы, аннары аларның иясе — аргы очның Хәсәнә апа күренде. Ул башына саргылт шәл бөркәнгән, билен тун өстеннән юан бау белән буып куйган. Килеп керде дә безгә карап ишек катында тукталып калды.

Төнге кунак мондый салкын буранда тикмәгә генә ки­леп йөрмәс. Без дә, сагаеп, Хәсәнә апага карап каттык.

Ул башта шәлен чишеп артка чөйде, аннары тунын ыч­кындырып җибәрде һәм мич буеннан әби этәргән урын­дыкка килеп утырды.

—  Әтиегез яныннан кеше кайткан, балалар, керәшен авылыннан Микулай сезнең әтиегезне күрдем дип әйтеп әйтә, ди. Дон елгасын бергә кичкәннәр. Әтиегезнең бар­маклары шешкән булган... — Хәсәнә апа сөйли дә сөйли. Без аның сүзен бүлмәс өчен тын алырга да куркып утыра­быз. Минем баштан ялтырап йөгерек уй узды: «Бармак­лары шешкәч, мылтык тота алмый инде ул, бәлки әле өйгә дә кайтарырлар».

Уемны кунакның дулкынланган тавышы бүлде:

—  Безнекеләр белән киткәннәр иде бит. Түбән очның Зыятдины да алар белән иде. Зыятдин Сәкинәсе Мику-лайны очратып бәйнә-бәйнә барын да сорашкан... — Хәсәнә апа шәл астыннан яулык очын тартып алып бо­рын тирәсен сөртеп алды. Шулчак Фәһимә өтәләнә-ка-балана урындыктан төште дә кунакка килеп сарылды.

— Безнең әти кайтам дигәнме? Шикәр дә алып кайта­мы?

—  Кайтыр, балам, кайтыр. — Хәсәнә апа Фәһимәнең башыннан сыйпап куйды.

Әбием, мичкә аркасы белән сөялеп баскан килеш, озак кына эндәшми торды, аннары офтанып:

— Әниләре исән булса, Микулай янына барып, үзе со­рашып кайтыр иде дә бит, — дип әйтеп куйды.

—  Әби, Фатыйх белән икәү барып кайтыйк. Бер­секөнгә ял көне ич, — дип кабаланып әйттем. Күкрәк читлегендә йөрәгем кызу-кызу тибә башлады. Әйтерсең лә, әтинең үзен күрергә барасы.

Фатих йөгереп килеп әбигә сарылды:

— Әби, дим, апай белән икәү барыйк... Хәсәнә апа да безне яклады:

— Барсыннар, Миңьямал абыстай, барсыннар. Өч чак­рым араны гына узарлык инде алар. — Әби, икеләнеп, бик озак сүзсез торды, ахырда җибәрергә риза булды.

... Әбием безне авылны чыкканчы озата барды. Ул тая­гына таянып әкрен генә атлый. Фатих белән безнең йөрәк түзми, тизрәк чабып китәсе, урманга барып җитәсе килә. Әлеге керәшен авылы шул урман артында ук ич. Анда барып җитсәк, Микулай дәдәйне табабыз да табабыз инде.

Уф, җилкапкага җиттек. Әби таягына таянып баскан килеш дога кылды да:

— Я, балалар, Аллага тапшырдык, исән-сау йөреп кай­тыгыз, — дип басу капкасы янында басып калды.

Фатих белән җитәкләшеп алга йөгердек. Аякларыбыз­да җылы оекбашлар белән өр-яңа чабаталар. Әби ул чаба­таларны урта урамның Шәйхулла бабайдан үрдереп алган иде. Олтанлы булса да, киез итекләребез бар-барын. Тик әби әйтә, юлга чабата җиңел була, ди. Дөрес әйтә, аяклар үзләреннән-үзләре атлыйлар.

Әнә, якында гына урман караеп күренә. Тирә-юньдә ник бер җан иясе булсын. Тып-тын, ап-ак кар дәрьясы. Өстән карасаң, Фатих белән без, мөгаен, шул дәрьяга төшкән ком бөртеге кебек күренәбез булыр. Күңелләр ашкына. Ике чана табаны эзеннән атлаган аякларыбыз да ярыша сымак: кем кемне уза? Мин уң эздән атлыйм, Фатих сул яктан. Каршы җил безне тыярга теләгәндәй итә, бишмәт чабуларын кайтара. Аяк астында кар шы­гырдый.

Уф, арыдык, җан тиргә баттык. Туктап сулыш алабыз. Фатих бүрек колакчыннарын ычкындырып җибәрә. Мин шәлне бушатыбрак бәйлим. Әнә, урманга якын гына калган инде. Кояш та урманның бу ягына чыгып, аксыл күк йөзендә асылынып тора. Аның сүлпән нурлары кар бөртекләренә кагылган мәлдә ак юрган өстендә нәни йолдызлар кабына.

Якында гына булып күренсә дә, урман авылдан ерак икән. Барабыз, барабыз — һаман барып җитеп булмый. Җил дә каршы исә. Башта ул салмак кына, ялмана-ялма-на гына исә иде, урманга якынайган саен көчәя бара гы­на сыман. Әнә, карны буразна-буразна тәгәрәтеп каядыр куалый. Аннары бөтереп алып әйләндерә-тулгандыра да яңадан үз урынына кайтарып сала.

Атлый торгач, урманга да килеп җиттек. Монда ты­ныч. Биек-биек агачлар кар бүрекләрен кигәннәр дә йо­кымсырап утыралар. Урман эче яп-якты. Игътибарлап карасаң, агач тирәләрендә эреле-ваклы чуар эзләр күренә. Җәнлек эзләре. Бүре-фәлән генә очрый күрмәсен инде. Аучылар сугышка китеп беткәч, урманда бүре бик нык үрчегән, диләр.

Мин, каушап калуымны сиздермәскә тырышып, Фа­тихка карыйм. Ул да ничектер шомланып калган кебек. Мин булып мин, аның апасы, курыкканны, ул курка да курка   инде.   Кызганыч,   кулга   таяк   алырга   башка килмәгән.

Мин Фатихны кулыннан җитәкләдем. Инде без шы­пырт кына алга атладык. Урманны чыкканчы башта үр менәсе. Ярый әле юл яхшы. Кар ерып барасы булса, нишләр идең? Алда нидер шытырдап куйды. Без курку­дан бер-беребезгә сыенып туктап калдык. Ичмасам, бо­рын төртер куыш булса икән! Тын да алмый торабыз. Үр артыннан кеше тавышлары, чана шыгырдавы ишетелгән кебек булды.

— Йөкчеләр ул! — Энем шатланып сикергәләде. Әйе, утынчылар икән. Аргы очтан өч-дүрт хатын, бәләкәй ча­наларга җигелеп, чыбык-чабык алып кайталар. Үрдән түбән төшәсе булгач, аларга рәхәт, утын төягән чаналары үзләреннән-үзләре түбән шуа.

Без аларга юл биреп читкә тайпылдык. Урман инде ба-ягыча шомлы булып тоелмады. Бер без генә түгел икән әле монда. Бүреләрнең дә җаны бар, кеше тавышларын ишеткәч, койрыкларын кысып яталардыр, мөгаен.

Шулай да безгә кызурак атларга кирәк. Әле бит кире кайтасыбыз да бар. «Кышкы көн кыска була, яктыда ур­манны чыгып калыгыз», — диде әбиебез.

Бик ашыксак та, без керәшен авылына төш вакыты җиткәндә генә килеп кердек.

Бу авылның да безнеке кебек, кар астыннан морҗала­ры гына калкып утыра икән. Урамына килеп кергәч, бе­равык кая барырга, Микулай дәдәйнең йортын кемнән сорарга белми аптырап тордык. Урамда беркем дә юк, хәтта эт өргәне дә ишетелми иде. Әллә авыллары белән йокыдан уянмаганнар инде?

Ихатасыз-капкасыз бер йорт янында озак кына тор­дык та, тәвәккәлләп, ишеген тарттык. Өйгә кереп, арты­быздан ишекне дә ябарга өлгермәдек, мич башыннан ябык ак чырайлы, озын буйлы чандыр бер хатын шуып төште.

— Кем йөри анда?

Ул, җавабыбызны да көтеп тормыйча, кош кугандай куллары белән селтәнеп, безне ишеккә кысрыклады.

— Юк, юк, бирер әйберем юк. Йөрмәгез, барыгыз, бар! — Хатын безне төрткәләп ишектән чыгарып җибәрде.

Гарьлегемнән күземә яшь килде: бу түти безне хәер­челәр дип куалап чыгарды ич! Энемнең дә хәтере калды, ул йөзен җыерып берни дәшми тора. Мин, бияләй арка­сы белән күзне сөрткәләп, еламаска тырышам. Апа кеше ич, үземнән ике яшь кече энем алдында күз яше күрсәтеп тору ярамас. Тик күз яшьләрен һич тыеп булмый, алар үзләреннән-үзләре агалар.

Инде нишләргә белми торганда, күрше йорттан көянтә-чиләк күтәргән бер апа чыкты. Аның янына ба-рырга-бармаска белми икеләнеп тик торабыз. Ул арада әлеге апа үзе безгә таба атлады.

— Чит авыллар димме?

— Ие, без Микулай дәдәйне эзләп килгән иек.

— Кайсы Микулай ул, бездә икәү бит алар.

— Әле яңа гына сугыштан кайтканы. — Апаның ягым­лы йөзенә карап, мин тиз-тиз сөйләп бирдем. — Ул без­нең әти белән бергә сугышкан. Әби авылыннан без, Мирсәгыйть балалары.

Апа көянтә-чиләкләрен кар өстенә куйды.

— Гөргөри Микулае кирәк инде алайса сезгә. Узган ат­нада гына кайткан ие шул ул, бер кулын өздереп...

Әйдәгез, күрсәтәм өйләрен,— диде. Хатынның өстендә бил тиңентен бөрмәле кара киң бишмәт. Ул кызу-кызу атлап бара, без аның артыннан көчкә җитешәбез.

— Ник әниегез килмәде соң?

— Әниебезне узган ел җирләдек, агач басты... Әбиебез карт, юлга чыга алмый.

Апа адымын әкренәйтеп безгә текәлеп карап куйды. Урам буйлап шактый баргач, шундый ук ихатасыз тәбәнәк бер йортның ишеген какты.

— Микулай, Анка, мин сезгә кунаклар алып килдем. Безгә ияреп бер кочак салкын керде, һәм керә-керешкә ак пар мендәренә әйләнеп бүлмәгә таралды. Шул ак томан эченнән йөзеп чыккандай, каршыбызда бер ябык хатын күренде:

— Әйдүк, түрдән узыгыз, Мәтрүнә, бу кунакларны кем дип белик сон? — диде.

— Күрше авыллар. Микулайдан әтиләре турында сора­шырга килгәннәр. Әтиләре Мирсәгыйть атлы икән.

Хуҗа хатын никтер тынычсызлангандай булды һәм такта белән бүленгән түр якка карап:

— Микулай, синең янга килгәннәр, Мирсәгыйть бала­лары, — дип дәште.

Бүлмәдән буш җиңен бил каешына кыстырган аксыл чырайлы, озын буйлы бер кеше чыкты.

—  Карыйк, карыйк, нинди кунаклар килгән икән безгә, — дип сөйләнде ул. Тавышы бик ягымлы икән шул. Хәер, безнең әти яныннан кайткан ла ул! Мин аны-моны абайлаганчы, Фатих атылып барып аның аягыннан ко­чаклады. Әйтерсең, үз әтиебезне күргән.

— Безнең әти түгел ич ул! Фатих аңа ябышкан да тынган.

Микулай дәдәй аның бүреген салдырып мич башына куйды.

—  Әйдә, әйдә, егет, түрдән уз. Әтиең бик сагынып сөйли иде синең турыда. Менә нинди дәү булгансың икән!

Хуҗалар безне чишендереп, түр якка алып чыктылар. Мин Микулай дәдәйгә алдан әзерләп куйган җөмләмне әйттем.

—  Микулай дәдәй, сугышта безнең әтине күргәнсең икән, шуны белешергә дип килгән идек, — дидем.

Микулай дәдәй бераз уйланып торды.

— Күрдем, балалар, соңгы сугышка бергә кердек. Мин менә кулны өздереп кайттым. Ә әтиегез... — Агай никтер тотлыгып калды, исән кулы белән муенын сыпырып ал­ды. — Әтиегез сезгә сәлам әйтте, сәлам генә түгел, менә бумажнигын да биреп җибәрде әле, — диде.

Бу сөенечле хәбәр безне әллә нишләтте. Соң инде дүртенче ай хәбәре юк иде ич! Болай яныннан кеше кайт­кач, исән дә исән инде ул!

—  Яле, карчык, әтиләренең бумажнигын бирик ба­лаларга. Үзем барырга җыена идем сезгә. Менә чынлап торып аякка баса алганым гына юк. Әниегезнең вафат булуын да ишеттек. Ничегрәк көн итәсез соң?

Әнине телгә алу ярамадымы, Микулай дәдәйнең әти кебек иркәләп сөйләшүеме, үзем дә белмим, мин үксеп елап җибәрдем. Еламаска телим — булмый, күземнән чишмәдәй яшь ага. Фатих исә Микулай дәдәй янына бас­кан да, аның түшендәге медальләрне барлый.

— Җылама, бала, тынычлан, — дип башымнан сыйпа­ды хуҗа апа.

Әтинең безгә дип җибәргән әйберләре бер бумажник кына түгел икән, бәләкәй бер төенчек. Мин, күз яшьләремне сөртеп, төенчекне кулыма алдым. Аны ипләп кенә чишеп җибәрдем. Төенчектән әтинең әллә кайчаннан безгә бик таныш, таушалып беткән күн бу-мажнигы, өч медале килеп чыкты. Мин абайлаганчы, энем медальләрне эләктереп тә атды.

— Ник әти аларын үзе тагып йөрми, ник безгә җибәрде?

Шундый гап-гади сорау да ир кешене каушатыр икән! Микулай дәдәй ни әйтергә белмичә ык-мык итеп, энем­нең башыннан сыйпады.

—  Сезгә күрсәтәсе килгәндер. Әтигез бик кыю кеше иде, - диде.

Мин әтинең бумажнигын ачтым. Эченнән өч сум ак­ча, сугышка кадәр безнең белән төшкән фоторәсеме һәм без язган берничә хат килеп төште.

— Ә боларны ник җибәрде? — дип тагын аптырап сора­дым. — Бумажниксыз нишли инде ул үзе?

— һи, кызым, сугышта бумажник ник кирәк ул? — ди­де Микулай дәдәй, үзе хатыны белән тиз генә күзгә-күз карашып алды.

— Анысы да бар инде, — дидем мин. Никтер йөрәгем кысып куйды. Тик торганда әти бу әйберләрне җибәрмәс иде. Микулай дәдәй дә күзләребезгә туры карамый, ни­дер яшерә кебек. Әллә соң?..

Мин, бармакларым белән чытырдап тотып, әтинең бумажнигын күкрәгемә кыстым. Өзгәләнеп кабат сора­дым:

— Әтием чынлап та исәнме?

— Әйттем ич инде! — диде Микулай дәдәй, үзе өзелгән иңбашын исән кулы белән сыйпап куйды. Йөзен җыер­ды. Ярасы сызлый башлады, ахры.

—  Рәхмәт инде, Микулай дәдәй, — дидем мин уры­нымнан торып, — кузгалыйк инде. Яктыда урман аша чы­гарга кирәк безгә.

Микулай дәдәй безне урманны чыкканчы озатып куй­ды. Фатих аның исән кулына асылынган да туйганчы сөйләнә.

— Микулай дәдәй, әти кайткач, без аның белән үрдәк атарга барабыз әле. Бах., бах... бах... бер юлы өч чүрәкәйне әти чөеп кенә төшерә.

— Барасыз, барасыз, — дип Микулай дәдәй аның сүзен җөпләде. Ә минем күңелне ниндидер шик кимерә. Ми­кулай дәдәйнең яшерен серен белергә теләгәндәй анын йөзенә текәлеп-текәлеп карыйм. Бер дә болай шикләнер урын юк кебек. Әтинең исән калуын ул бик ышандырып әйтте бит. Тик нигә әти бумажнигын безгә биреп җибәрде икән?

— Микулай дәдәй, әти кайткач, син безгә килерсеңме?

—  Киләм, киләм, килмимме соң? Әтиегез белән бик дуслар идек, гел бергә булдык. Бер-береңнең гаиләсе ту­рында кайгыртырга дигән сүзебез дә бар.

Урман артында Микулай дәдәй безнең арттан бик озак кына карап калды.

Без, энем белән җитәкләшеп, ялтырап яткан чана юлы буйлап авылга йөгердек. Әтинең исән хәбәрен тизрәк әбигә җиткерәсе килә иде.

Әби безне капка төбенә чыгып каршы алды. Өйгә кергәнне дә көтмичә, Фатих кесәсеннән әтинең ме­дальләрен чыгарды.

— Менә, әби, әтинең медальләре. Әллә ничә немецны берьюлы бәреп кенә салган ул. Шуның өчен биргәннәр. Аннары бумажнигын да җибәргән әле, өч сум акчасы да бар.

Фатихның сүзләрен ишетүгә әби хәлсезләнеп болдыр баганасына сөялде.

Без атылып өйгә кердек. Мин әбидән бигрәк үз-үзем-не ышандырырга теләп:

— Әти исән, әби. Микулай дәдәйне озатып калган, — дидем.

— Микулай дәдәгез үзе безгә килермен, димәдеме соң?

—  Килә, килә, менә җәй генә җитсен, әти кайткач та килә, — дип такылдады Фатих.

Әби яулык чите белән күзләрен сөртте. Аннары мич буена утырып озаклап дога кылды. Әтинең бумажнигын, медальләрен кулына алып, озаклап карап торды.

—  Җыеп куйыйк боларны, оланнар, әтиегез төсе, югалмасын... Үскәч, бер алып карарсыз, — диде һәм бу-мажник белән медальләрне барын бергә төйнәп сандык төбенә яшерде.

Әтинең үлүе турындагы кара мөһерле кәгазьнең дә ин­де өч айдан бирле шул сандык төбендә ятуын без, бала­лар, белми идек әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев