Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Шагыйрь булмасам да...

Мин шагыйрь түгел. Күңелем генә шагыйрь. Бу хакта мин күптәннән беләм. Әнкәй бүген дә көлеп сөйли. Миңа ике яшьләр чамасы булгандыр, ул мине, тезләренә бастырып, үчтеки-үчтеки сикертә икән.

Үзе такмаклап шигырь әйтә:
Улыкаем, синмени,
Атлар җигәсеңмени?..
Улыкаем, синмени,
Атлар куасыңмыни?..
Шулвакыт, бөтен тирә-юньдәгеләрне гаҗәпкә калдырып, әнкәйгә каршы такмаклый башлаганмын:
Энекәем, тинмени,
Тыер таватыңмыни?..

Менә шулай «шагыйрь» булып киткәнмен. Шигырь белән «сөйләшә» башлаганмын. Ләкин минем шигырьгә һәвәслегемне әткәй белән әнкәйдән, кайбер туганнардан башка кеше белмәде. Күрше авылда яшәүче карти (әнкәйнең әнисе) дә бәетләр-җырлар чыгара, мине: «Бабичым минем!» — дип сөя иде. Кайчандыр, Дүртөйлегә барганда, аларга кереп-чыгып йөргән Бабич. Бер балаларына Шәехзадә дип тә исем кушканнар. Озак тормаган сабый. Күрәсең, бу исемне йөрткән җаннар озын гомерле булмыйдыр...

Бабич дигәннән, бу авылдаш шагыйрь мине колагымнан тартып үстерде. Үзе түгел, әлбәттә, ә аның рухы. Үзен 1919 елда ук, 24 яшендә, Башкортстанның Зилаир авылында кызылларның Смоленск полкы урыслары, тереләй күзләрен чокып, колакларын кисеп, соңыннан ат койрыгына тагып йөртеп, бөтен кеше алдында мәсхәрәләп, җәзалап үтерәләр. Идеалыннан, иманыннан һәм шигыреннән ваз кичмәгән өчен шулай эшлиләр. Без, Әсән авылы балалары, бу фаҗигане бик авыр кичереп яшәдек. Шушы хәтәр тарих безне шагыйрь итте дә бугай. Шагыйрь булмасак та, күбебезнең язмышын әдәбият белән бәйләде ул.

Чынлап та, Әсән урта мәктәбендә шигырь язмаган бала сирәк булгандыр. Ш. Бабич исемендәге әдәби премия дә бар иде. Шулай туры килде инде — бу бүләкнең беренче лауреаты мин булдым. Шагыйрьнең туган нигезе мин торган урамда — бездән берничә йорт аша, каршы якта иде. Соңрак ул нигезне Күәш елгасы алып китте. Сәер булды бу — ничә гасырлар туры, тыныч кына агып яткан елга кинәт кенә борылды да Бабичлар урынын «ялап алды». «Бу изге җанның рухы рәнҗегәндер, бу рәнҗешне Ходай Тәгалә ишеткәндер»,— дип сөйләнделәр картлар.

...Озакламый район газетасында минем беренче шигырем басылып чыкты. Аның артыннан тагын, тагын... Казандагы «Яшь ленинчы» белән языша башладым. Мәктәптә бик тиз белделәр. Даным таралды. Миңа бу хәл бик ошый иде. Шул вакытта ук язмышымны әдәбият белән бәйләргә карар кылдым.Казан дәүләт университетында укыганда да, шактый еллар фән ташы кимереп, архив-фондларда утырганда да, соңрак Татарстан китап нәшриятында эшләгәндә дә шигырь язудан тукталмадым. Күбрәк үзем өчен генә яздым. Үземнән шагыйрь чыкмаса да, күңелемдәге шагыйрьлегемә гомерем буе табынып яшәдем. Төрле дәфтәрләргә, көндәлекләргә төшеп калган шигъри язмаларымны юри генә санап карадым — биш меңнән арта икән. Төрлесе бар. Ләкин бу язмаларның барысы да кадерле, газиз миңа. Чөнки алар ихласлыктан, самимилектән һәм мәхәббәттән туганнар. Шигырь язганда мин бервакытта да күңелемә фальш һәм ялган кертмәдем. Бу әсәрләр — авыр сагыштан тулган күңелемне бушату, җиңеләйтү, өметләндерү ысулы булгандыр, мөгаен. Минемчә, шигырь дога кебек кабул ителергә тиеш. Һәр образ, метафора, сурәт, эпитет, илаһи код, символ кебек, укучы күңеленең иң ерак, иң тирән почмакларына барып җитәргә тиеш, аның иң авыр һәм иң нечкә хисләрен дә кузгатырга, аңа җиңеллек яисә дулкынлану, хәтта өмет, ышаныч бирергә тиеш. Әлбәттә, аны өйрәтергә дә, фикри яктан баетырга да тиештер ул. Әмма шигырьнең уңышы иң элек образның һәм аһәңнең дөрес сайлануыннан тора. Шулар тәртиптә булганда гына фикер белән ассоциатив һәм гармоник бөтенлеккә ирешергә мөмкин. Болары инде поэтика фәненә карый... Олы әдәбиятта иҗат ителгән образларым кебек, шигырьләремнең күбесе — гамьле, сагышлы, хәтта аһ-зарлы. Мин шигырьне сагышлы, борчулы чакта һәм шундый ук сагышлы, борчулы кешеләр өчен язам.

Татар кешесенең төп халәте сагыш түгелмени? Аның бөтен җанын, халәтен, тормышын шул хис, шул моң билгеләмимени?! Укучым дөрес аңласын иде: мин аңа үземнең күңел зарларымны тагарга җыенмыйм. Чөнки беләм: сагышлы әсәр укып кына сагышлы булып булмый, ә менә күңелдәге авыр тойгылардан, ягъни шул ук сагыштан бушанырга мөмкин. Шигъриятемнең төп эше дә, төп көче дә шунда. Ул кешене яшәргә өйрәтми, кешене ул тоемчанрак, сафрак һәм изгерәк булырга өйрәтә. Ә изгелек күңел борчуы һәм җан сагышы аша гына килә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев