Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Серле сүз

Алмазның әти-әнисе эштән бик соң кайта. Алмаз мәктәптән үзе кайта, үзе ризык җылытып ашый, дәресләрен хәзерли һәм уйный-уйный әти-әнисен көтә. 

Тагын әле атнага ике тапкыр музыка мәктәбенә йөри. Өй янында гына ул. Алмаз әти-әнисенең күп вакыт эштә булуына инде күнеккән. Шуңа күрә зарланмый, үзе өчен, гаилә өчен шулай тырышалар бит алар.

Йоклар алдыннан әнисе Алмазга китаплар укый. Күңеллеләрне, моңсуларны, кызыкларны - төрледән-төрле китаплар укыйлар алар. 

Алмаз үзе дә тиз укый, укырга ярата да. Шуңа да алар әнисе белән чиратлашып укыйлар: башта Алмаз әнисенә укый, аннары әнисе аңа. Әле тагын китапларның рәсемнәрен карыйлар һәм укыганнары турында сөйләшәләр.

Тагын аларның гаиләсендә бер гадәт бар: көне буена булган хәлләр турында йоклар алдыннан сөйләшү.
Гадәттә әнисе бераз эш турында сөйли, ә аннары Алмаз мәктәптә булган хәлләр, үзе белгән яңалыклар турында озак итеп сөйли.

Ә соңыннан алар бер-берсенең колагына "серле" сүз пышылдыйлыр. Алмазның йөзе яктырып, тынычланып китә, әнисе бәхетле елмая. 

Нинди "серле" сүз соң ул дисезме?? Бу гади сүзләрне бөтенебез дә беләбез, тик никтер якыннарыбызга бик сирәк әйтәбез. 

Әгәр көн азагында бер-беребезгә "мин сине яратам" дип әйтсәк, бүгенге көннең борчу-мәшәкатьләре югалыр, күңелләр тынычланып калыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев