Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Сәләтсез чәүкә һәм майна

Руслан мәктәптә табигать сөючеләр түгәрәгенә йөри. Ул кошлар ярата, аларны карый, ашата, читлекләрен чистарта.

Кемдер аларга майна дигән кош бүләк иткән. Майна ул — сыерчыкка охшаган кош, шулар семьялыгына керә. Канатлары күмер кебек кара, матур, акыллы кош. Кеше тавышы да чыгара ала.

Майнаны матур гына эшләнгән читлеккә утырталар. Билгеле, ул ирекле, чыгып качмый. Бакчага чыкса да, кире үз читлегенә әйләнеп керә. Аның җиме, суы шунда. Үзе ясаган оясы да шунда. Майнаны сынап карар өчен, Руслан читлеккә ике утлык куя. Билге өчен бер утлыкка яшел пластик шар беркетеп, аның эченә ит кисәге сала, ә икенчесен буш калдыра, анысының шары да юк. Икесен дә түгәрәк капкач белән каплый. Бер атна буе, майна ике утлыкның да капкачларын әйләндереп-әйләндереп карый. Җимлесеннән җим алып, чукып-чукып ашый. Ул шарлы утлыкта җим барлыгын аңлап ала, шунысын гына ача башлый. Шарсыз утлыкта азык юк, майна аны башка ачмый. Майна сәләтле икән бит дип, Руслан да шатлана.

Менә җәй җитә. Руслан майнаны сарайга, иркен вольерга чыгара. Сынап карар өчен, майна янына иптәшкә чәүкәне кертә. Янәсе, майнадан күреп, чәүкә утлыкларны ачарга өйрәнә алырмы, юкмы? Әллә майна ачканны көтеп утырырмы?.. Вольерга ун утлык урнаштыра, бишесенә ит кисәге куя, аларның капкачына яшел түгәрәк шарлар беркетә. Бишесенең капкачы шарсыз, буш.

Руслан яшеренеп кенә, кошлар нәрсә эшләр икән дип күзәтә. Майна, очып килеп, тамгалы утлыкның капкачын алып ташлый да итне чукып ашый да башлый. Ә чәүкә, майна ашаганны күреп, җәһәт кенә аның янына очып килә. Чәүкә майнадан зуррак та, көчлерәк тә, ул аңа ашарга ирек бирми. Майнаның башын чукый-чукый куалап җибәрә. Майнаның ашыйсы килә, ул, икенче утлык янына килеп, аны ачып җибәрә дә андагы итне чукый башлый. Чәүкә карап кына тора. Майна ит ашый башлауга, җәһәт кенә очып килә. Янә майнаны башыннан чукый-чукый куалап җибәрә дә итне үзе генә ашап бетерә. Менә шулай итеп, чәүкә майна хезмәтеннән файдаланып, аны кимсетеп яши. Инде көз дә якынлаша, ә чәүкәнең әле бер генә утлыкны да ачканы юк. Аны майна тукландырып тора.

Шуннан Руслан, сынап карар өчен, утлыкларга ит салып, капкачларын каплап, майнаны вольердан чыгара. Чәүкә үзе генә кала. Руслан үз эшләре белән каядыр китеп бара. Чәүкә боргалана-сыргалана, тавыш бирә, майна юк. Утлык тирәсендә арлы-бирле йөри, аны төрле яктан карый, әмма ача белми.

Руслан кайткач вольерга кереп караса, чәүкә ач, биш утлыкның берсе дә ачылмаган. Утлыктагы ит кисәкләре шул килеш. Ә чәүкә чүт ачка үлмәгән. Руслан:

— Аһ, чәүкә-чәүкә, ачтан үләсең ич, — дип, аның янына янә майнаны кертә. Майна шунда ук чәүкәгә утлык капкачларын ачып бирә...

Руслан табигать сөючеләр түгәрәгендә үзенең ачышын матур итеп сөйләп бирә. «Чәүкәләр боргалана-сыргалана чикылдашып йөрергә генә яраталар икән, минем чәүкә эшкә сәләтсез кош булып чыкты әле. Майна булмаса, күптән ачтан үләр иде», — ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев