Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Һәркем үзенең кулыннан килгәнне эшләсен

Марат Кәбировның «Татар кешесе» дигән татар язмышы, милли мәсьәләләр, халык тормышы турындагы үзенчәлекле фикерләре, публицистик язмалары тупланган китабыннан өзек.

Сабантуйга бүләк җыю йоласы бар бездә. Өйдән-өйгә кереп йөриләр. Бизнес белән шөгыльләнүче баерак авылдашлар акча күчерә, кемдер махсус шуңа атап тәкә асрый, кемдер әтәч үстерә. Күп очракта яулык, тастымал, йомырка, кулъяулык ише нәрсәләр бирәләр. Берни бирми калучы да була, аны берәү дә гаепләми, киләсе елда өлеш чыгарыр әле, диләр.

Сабантуй шул рәвешле, хөкүмәттән акча да, рөхсәт тә сорап тормастан, бик матур уза. Татар тормышы да шуның шикелле. Һәркем үзенең кулыннан килгәнне эшләсен, аз гына, кулъяулык кадәр генә өлеш кертсә дә бу инде зур башлангыч. Бернинди өлеш кертәлмәсә дә гаеп түгел, үз үзәген ныгытсын, мая тупласын… Бүген белән генә көн бетми бит…

Марат Кәбиров, «Татар кеше»се җыентыгыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев