Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Ризаэддин Фәхреддиннең танылган гыйбарәләре

Сәламәтлек — бер хезмәттер ки: һич тә хакы түләнмәс.

• Ирләр һәрвакытта хатыннары теләгәнчә булырлар.
• Милләт мәшһүр адәмнәре белән мәртәбәле.
• Вәгазьләрне күңелләргә салыр өчен, үзең саф һәм әзер булу гына җитми, бәлки вәгазь сөйләүченең әүвәл үзе шундый булуы кирәктер.
• Үзенә хуҗа булып, хисләрен кулында тота алса, нәфестән дә юаш һәм итагатьле нәрсә дөньяда булмас иде.
• Сәламәтлек — бер хезмәттер ки: һич тә хакы түләнмәс.
• Адәм баласының иң зур байлыгы — тәне һәм җаны сәламәт булу.
• Акчаның үзен сөю — иң каты фәкыйрьлектер.
• Акчасы вә дәүләте күп кеше бай түгел, бәлки икътисады булган кеше байдыр.
• Милләтләр югары күтәреләләр, түбән төшәләр, алга китәләр вә артта калалар, хуҗалык итәләр, хезмәтче булып йөриләр; шушы эшләрнең һәрберсендә асыл көч, төп сәбәп — яшьләрдәдер.
• Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын.
• Һичнәрсәсе булмаган кеше фәкыйрь түгел, бәлки һөнәре вә тырышлыгы булмаган кеше фәкыйрьдер.
• Дусларны камил вә яхшы адәмнәр арасыннан сайлагыз. Дине бөтен, гакылы камил, нәсел-нәсәбе асыл, фикере тугры, әдәбе җирендә булган кешеләрне табыгыз!
• Ислам диненең әһәмиятле нигезе — ихласлык.
• Төшүе авыр булган югары урынга кызыкма.
• Тугрылык — максатка бара торган юлларның һәм кыскасы, һәм яхшысы.
• Дошманны җиңү өчен көчле корал — аңа изгелек итү.
• Озын сүзләрдә кыска гына бер максат була...
• Киң далада адашып йөрүче сарык көненә төшмәс өчен, гыйлем үгрәнү лязим!
• Инсаннар тормыш юлында туктап торыр өчен килмәгәннәр, әмма һәмишә алга барырга, югарыга омтылырга килгәннәр.
• Күрү өчен йөрүче хатыннарга караганда, күрелү өчен йөрүче хатыннар күбрәк була.
• Философлардан берсе, исерткеч эчеп утырган берәүне күргәч: «Бичара адәм! Үзенең сәламәтлеген, хатынының күз яшьләрен, балаларынын ризыкларын эчә», -дип әйткән.
• Ата вә анагызны, якын кардәшегезне ничек сөйсәгез — милләтегезне шулай сөегез, милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга зур табыш дип санагыз.

Фото https://islamnur.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев