Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Нокта

Булган хәл.

Бу юлы ишектәге кыңгырау тавышына Гөлгенә үзе барды. Гадәттә бу ишектән сабыйларны алар әниләр кулына тапшыра иделәр, ә бүген бусагада торган хатын биләүдәге баланы Гөлгенәгә сузды: "Мә, ал, минем аны карар рәтем юк, әнисе үлде, әтисе китте,”- диде ул кырт кисеп.

Югалып калган Гөлгенә бер тын басып торгач, ушына килеп: "Туктагыз, сез әйдә узыгыз, мин хәзер баш табибны чакырам,” - дип отделениегә кереп йөгерде. Хәлне аңлатып, кире әйләнеп чыгуга көтү бүлмәсендәге кушеткада сабый үзе генә ята иде инде.

- Бар, эзлә! – диде баш табибә.

Ә Гөлгенә ике баскычны бер итеп, аска томырылды. Ары сугылды, бире сугылды, очраган кешеләрдән сорады, вахтерны җилтерәтте, урамны айкады, ләкин хатын табылмады.

“Шул арада ул беркая да китә алмый, шушында гына булырга тиеш,” – дип, бөтен хастаханәне әйләнде.

Кире отделениегә менгәндә баш табибә Галия Салиховна баланы бүлмәгә алып кергән, биләүдән чишкән дә, бәби белән чүкердәшә-чүкердәшә аны тикшерә иде: “Бу бит бездән бер атна элек чыгып киткән Галиева Айсылуның кызы, менә кулындагы тасмасы да шул көенчә. Икесе дә сау-сәламәт килеш кайтып киттеләр. Әтиләре килеп алды. Нәрсә булды икән? Бигрәкләр дә сөйкемле бала,” – дип сөйләнде табибә ханым.

Гөлгенә дә кечкенә тәпиләрен өскә күтәреп, зур кара күзләрен ачып, каранып яткан кызчыкны күргәч, әллә нишләде: “Әллә үземә алыйм микән, Галия Салиховна, бигрәк матур бала? – диде ул үзе дә сисмәстән.

- Син бит әле яшь, үзеңнекеләр дә булыр, мондый балаларга хуҗа табыла, сәламәт бит ул. Тапмадыңмы, китергән кешесен, дим?

- Юк, җир йоткандай юкка чыкты, - дип башын түбән иде Гөлгенә.

Ә бу вакытта кызчыкның әбисе тиешле Фатыйма апа Гөлгенәнең кире менеп киткәненә тәмам инанып беткәч, яшеренгән урыныннан: баскыч астыннан чыкты да, яулыгын бөркәнеп үк бәйләп, “Служебный выход” дигән ишектән урамга чыгып сызды.

Бала бик тә тере булып чыкты, авызларын зур ачып, тирә-юньгә башын боргалый-боргалый ими эзли башлады. Баш табибә имчәкләрен савып изаланган ике хатынны зур эштән арындырды, чиратлап кызчыкны аларга кертеп бирә башлады. Шулай итеп тагын бер атна узып китте.

Гөлгенәнең башыннан бер уй китмәде. Үземә кызлыкка алсам, “Язгөлем” дип исем кушар идем. Ничек итеп әнигә әйтергә, ул нәрсә дияр? Риза булмаса нишләргә?

Санаулы көннәр тиз уза дигәндәй, кызчыкның тудыру бүлегеннән китәр көннәре дә җитте. Аның язмышы хәл ителә: Гөлгенә алмаса, балалар йорты, ә анда шартлар башка шул.

Гөлгенә бар батырлыгын җыеп, әнисенә үзенең фикерен кайтып әйтте.

- Имәндә икән чикләвек, әйтәм аны ашы-аш түгел, кара көеп, иманына оеп йөри. Нәрсә булды бу кызга дип, аптырап беттем. Әллә чирли микән дип, борчыла башладым. Әллә акылдан яздыңмы? Кыз башың белән, ир-ат кулы тотып карамаган көенчә, бала ала имеш. Булыр, үзеңнеке берәү генә түгел бишәү булыр. Үксез бала асраганчы, үксез бозау асра дигән элекке кеше. Алмыйсың, табылыр, алучысы да булыр, ул бала гына әнкәсез калмас.

- Калган бит инде, үз әнисе ялгыш коега төшеп үлгән, әтисе ташлап киткән, - дип, елый-елый тезмәкче иде дә Гөлгенә, әнисе бер генә әйтте:

- Нокта шушында куела!!!


...Кызчыкны балалар йортына тапшырырга бер көн калгач, бер гаилә аны кызлыкка алып китте. Гөлгенә кызчыкны үз куллары белән биләүләп бирде һәм сорыйсы итте: “Кем исемле кушасыз кызыгызга? Бәхетле итегез сез аны!”

- Язгөлем , - диде хатын, - ул безгә бик кирәк һәм бик кадерле, - дип кочагына кысты.

- Рәхмәт, - кенә дия алды Гөлгенә, ничек кирәк алай гаиләне озатты да бер бүлмәгә кереп, үкси- үкси елады. Баш табибә кергәндә елаудан шешенеп беткән күзләрен уа-уа аңа сарылды.

- Җүләрләнмә Гөлгенә, синең үзеңнең шушындый бәбиләрең булачак әле, Алла боерса.

- Бигрәкләр дә яраттым бит мин аны, үз балам кебек тоелды,”- диде Гөлгенә борчылып.

Гөлгенә бик яхшы шәфкать туташы булды. Авыруларны бик яратты, һәрберсенә ягымлы итеп эндәште, табиб кушканнарны тиешенчә үтәде. Вакыты җиткәч, насыйп ярын табып, тормышка да чыкты. Матур гына яши дә башладылар, ләкин бәхетләренең китек булуы гына эчләрен пошырды. Өйләнешеп 3-4 ел яшәгәч, балалары булмаганга чынлап торып борчыла башладылар. Яшь гаилә, икесе дә сау-сәламәт, ә бәби юк та юк. Табибларга да күренделәр, алар да гаеп тапмады, булыр дип ышандырдылар. Булыр-булыр ди торгач, 7 ел да, 17 ел да узып китте, ә йортта сабый тавышы һаман яңгырамады. Хәдичә карчык та тып-тын гына онык көтте, кайнана да килененең кысыр булуы белән килешәсе килмәде. Ә гомер дигәне үз юлы белән акты да акты. Гөлгенә генә һәрвакыт Язгөлен сагынып яшәде. Ходай кулыңа китереп тоттырган баладан баш тарткач, Алла каргышы дип уйлады. Менә шунда әнисе куйган “НОКТА”ның гомерлеккә икәненә тамам ышанды Гөлгенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев