Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Ничек аңларга?

Рөстәмгә дә акча бирделәр. Минем дә, җырлый-җырлый, ишегалды себергәнемне ишетте микән әллә болар, дип уйлады Рөстәм. Акча булгач яшәргә була!

Бүген Рөстәмнең эше бик күп булды. Иртән иртүк әбисе аны: «Шәмсениса, Әдибә, Галимә, Сәрбиҗиһан, Гөлҗамал әбиләреңне ашка чакырып кайт, Коръән укытабыз»,— дип, аркасыннан сөя-сөя, капкадан чыгарып җибәрде. Авылның бер очыннан икенче очына кадәр йөреп, кире әйләнеп кайтканда, әбисе белән әнисе әллә никадәр тәмле әйберләр пешергәннәр иде.
—  Булдырдың, улым, рәхмәт,— дип мактады аны әбисе. Мактау килеште Рөстәмгә. Ул, кунаклар килгәнче дип,
җырлый-җырлый, ишегалдын себерергә тотынды.
—  Эшне үзең белеп башкару бик шәп тә, тик иртәнге сәгатьтә үк җырлап йөргән кешенең бәхете булмас, диләр, улым. Авызыңа тузан да тула,— дип кисәтү ясады ишегалдына суга чыккан әбисе.
—  Иртәнге сәгатьтә җырлаган кешенең ник бәхете булмый? — дип сорады Рөстәм.
—  Соң, иртә таңнан җырлап йөри башлагач, ялкау инде ул, улым. Ялкауга акча бирмиләр. Акчасыз кеше ач була,— дип, кыскача гына аңлатты әбисе.
Бераздан кунак әбиләр килеп аш өстәле янына утырыштылар.
—  Чакырган кешеләрем килеп бетте, башларга рөхсәт, Мәчтүрә абыстай,— диде Рөстәмнең әбисе. Мәчтүрә абыстай әмер булуга, көйләп, моңлы гына итеп җырлый башлады. Җырлап бетергәч, һәммәсе дә аңа акча бирергә тотынды. Иң сәере һәм Рөстәм өчен иң аңлашылмаганы — Мәчтүрә абыстайга иң беренче булып Рөстәмнең әбисе сузды.
—  Алланың рәхмәте яусын, Мәчтүрә абыстай, тавышыңның мәкаме* кимемәсен,— диде.
Рөстәмгә дә акча бирделәр. Минем дә, җырлый-җырлый, ишегалды себергәнемне ишетте микән әллә болар, дип уйлады Рөстәм. Акча булгач яшәргә була! Ә соң әбисенең иртә таңнан: «Җырлаган кеше ач була, ялкау, бәхетсез була»,— дигәнен ничек аңларга?
Чынлап та, ничек аңларга икән? Бәлки, хикәянең дәвамын сез язарсыз, дусларым?
Эльмира Шәрифуллина.

* Мәкам — көйле тавыш, тиешле көй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хезмәт агачы һәрвакыт китерер җимеш.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ишек алды сибереп йөргән малай ни өчен ялкау булсын. Җырлый - җырлый эшләү күңелле бит.Иртәме, кичме аерма юк.

      • аватар

        Комеш Кынгырау

        0

        0

        Әйтәсе дә юк)))

        • аватар Без имени

          0

          0

          Тик эшләмичә җырлап кына йөрсәң файдалы түгел инде. Шуны аңлатмакчы булганнар балага