Көмеш кыңгырау

Маратка нәрсә җитми?

Маратның җитеш һәммәсе! Уйный-чаба, чаба-уйный! Урамда саф һава сулый, Тәмләп, чишмә суы эчә... Ә шулай да нидер җитми бит аңа! Уйлап карагыз әле ни әйтергә теләде икән Равил ага Фәйзуллин?

Равил Фәйзуллин

Маратка нәрсә җитми?

 

Аквариумда һава тынчу...

Балыкларга һава җитми!

 

Корылыктан чүлмәкләрдә

Гөлләр сула, су-дым җитми!

 

Маратның җитеш һәммәсе!

Уйный-чаба, чаба-уйный!

Урамда саф һава сулый,

Тәмләп, чишмә суы эчә...

 

Шулай да аңа бер бик кирәк

Нәрсә җитми, безнеңчә!

Ул ни икән, сезнеңчә?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: