Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

“Маңкорт” дип кемгә әйтәбез? 

Кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның “И дольше века длится день” (“Гасырдан да озын көн”) исемле әсәреннән бер өзек.

"Халык телендә сакланган риваятьтә сөйләнгәнчә, җун-җуаньнар үз кулларына төшкән әсирләргә ифрат дәрәҗәдә шәфкатьсез булганнар. Сугышта кулга төшкән яшь, таза егетләрне сайлап алып, башларына шири кидереп җәзалый-җәзалый хәтерен җуйдыра торган булганнар. Тоткынның башын, элек чәч уңаена, аннан тискәрегә, төген дә калдырмыйча ялтыратып кырганнар. Чәч алынып бетүгә тәҗрибәле мал суючылар карт дөя чалалар. Беренче итеп тиренең иң калын өлеше – муен тиресен тунап алып, аны җылы көенчә үк, әсирнең тап-такыр башына кидереп беркетәләр. Бу җәзага дучар ителгән кеше, авырту-газаплауга түзә алмыйча, йә җан бирә, яисә, гомерлеккә хәтерен җуеп – маңкортка әверелә, ягъни үзенең кем икәнлеген хәтерләми торган мәхлук булып кала. 
Шири кигезгән әсирләрнең илереп акырышкан тавышлары кешеләргә ишетелмәсен өчен аларны даланың халык йөрми торган ерак кырыена илтеп, кул-аяклары бәйләнгән килеш, эссе кояш астында калдырып киткәннәр. Дүрт-биш тәүлектән соң килеп, исән калганнарына су биреп, азлап ашатып терелткәннәр. Биш-алты кешедән тик бер-икесе генә исән кала, калганнары дөя тиресе кибеп корышканда баш сөяген кысуына түзә алмыйча җан биргәннәр. Шири кидерүнең икенче көнендә аларның кырып шомарткан башында яңа чәч тире эченә кереп, ә ширине тишә алмаган чәч бөртекләре кире борылып, тоткынның үз башына кадалып үсә, аның газапларын тагын да арттыра. Нәтиҗәдә, аның мие бутала, исе-акылы югала. Хәтерен җуйган ул җан иясе 10 сәламәт колдан кыйммәтрәк бәяләнгән. 
Маңкорт үзенең кем, кайсы ыруг кешесе икәнен, туган җирен, үзенең исемен белми, әти-әнисен хәтерләми-ул үзенең кеше затыннан булуын аңламый. Ул мәхлук телсез, хайваннан әллә ни аерылмый, шуңа күрә карусыз, күндәм, буйсынучан Һәм зарарсыз була."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев