Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Көзге урманга чыкканыгыз бармы сезнең?

Миләүшә Хәсәнованың бик мәгънәле язмасы, уйланыгыз әле, сез дә.

Ни дисәгез дә, көз көне табигать бик үзгә: нигъмәтләргә, төсләргә бик бай. Уңга карасаң да, сулга карасаң да, көзге уңыш, көзге муллык, тәм-том. Урманда быел гөмбә бик күп, гөреҗдәлар, майлы гөмбәләр, каен гөмбәсе: "Мине күрәсеңме, мин ал!" дигән кебек, үлән арасыннан борыннарын төртеп, үзләренә дәшәләр.

Миләш быел юк, димәк "миләш елы" түгел. 
Төсләр дигәннән, чыршыны яшел дип кенә әйтеп өйрәнгән тел, урманга баргач, күзләргә ышанып та бетмәде. Баксаң, чыршы-наратлар да бер генә төстә түгел икән, әллә нинди: ачык яшелләре дә, кара яшелләре дә, зәңгәрсу яшелләре дә бар икән.

Урманда йөрмәгәнгә байтак еллар узганмы, әллә игътибар җитмәгәнме, абаганы күреп тә шаккаттым. Ләкин абагалар сирәгәйгән, әллә урман куерган шунда, аңламассың.

Чыннан да, каеннар арасын чаган баскан, алар иркенләп үсеп китәсе булса, абагага түгел, каеннарга да урын калмаячак әле. 
Урман буйлап атлыйм, ә үзем балачакны искә төшерәм. Юлдашыма, ашыга-ашыга балачак истәлекләремне сөйлим. Һәр агачны, һәр аланны биш бармагым кебек белә идем бит, югыйсә. Ә хәзер мин аларны танымыйм, алар мине хәтерләми. Менә сиңа мә, булган бу. Урманның эченә кергән саен, шикләндерә, адашырмын кебек тоела, ә шулай да, каеннарга сарылып үскән яшел мүк, юлны табарга ярдәм итә.

Аңа карап, төньяк белән көньякны аерып була бит.
Урманнан аерыласы, агачлар белән хушлашасы килми, ә шулай да кайтырга кирәк. Иртәгә килермен, бер атнадан урармын дип тә ышандыра алмыйм. Чөнки, дөнья мәшәкатенә чумган бу дөньяда, урман: "Чыгасыңмы, мин килдем!"- дип, капка төбенә килеп басса да, чыгып карарга да вакыт тапмыйбыз шул. Дөнья куабыз, ләкин аны барыбер тота алган кеше юк әле, абына-сөртенә, кабалана-кабалана чаба да, бер җиргә барып төртелә. Кайберләренең хәтта, торып китәрлек хәле дә булмый. Шуңа күрә дә, Ходай биргән гомернең кадерен белеп, булганына шөкер итеп яши белергә кирәк. Ә моңа безне яңа баштан, тал чыбыгы белән сызыра-сызыра өйрәтәсе бар әле!!!

Миләүшә Хәсәнова, Мөслим, Вәрәшбаш.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев