Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Күрәселәр алда

Ниһаять, без дә химия укый башладык. Сигезенче класска аяк бастык бит.

Ниһаять, без дә химия укый башладык. Сигезенче класска аяк бастык бит. Беренче дәрестә үк тәҗрибә ясарбыз дип хыялланган идем — булмады. Укытучыбыз Диляра апа дәрес буена лекция укыды. Химия фәненең әһәмиятен аңлатты. Фәнгә кызыксыну тудыра имеш. Тәҗрибә күрсәтсә, һичшиксез, отышлырак була иде. Кешеләргә дарулар, төрле тукымалар, пыяла, пластмасса, гомумән дөньяда булмаган әйберләр табарга ярдәм итә диде ул химия турында. Авыл хуҗалыгында югары уңыш алырга да ярдәм итә әле ул. Бәрәңгене күптән колорада корты ашап бетергән булыр иде, ярый әле химия ярдәмгә килә. Без дә исән, кортлар да юкка чыкмый. Ел да корт агулыйбыз. Җәй озын, бер генә агулап бетереп булмый аларны. Нигә химия дигәннәре кортларның нәселләрен корыта торган дару уйлап тапмый икән? Мин, апа сөйләгәндә, шуларны уйлап утырдым. Тик авыз ачып сорау бирергә кыймадым.

— Тәҗрибәләр кайчан ясыйбыз? — дип кызыксынды Нәсим.

— Тәҗрибә дә ясарбыз, могҗизалар да күрерсез. Бар да алда. Тырышып укыгыз! — дип кабатлады укытучы.

Шулай итеп без химия фәнен өйрәнәбез. Бу неорганик химия дигәне, әби әйтмешли, авырткан башка тимер тарак булды. Бик күп белергә кирәк икән. Д.И.Менделеевның периодик системасы гына ни тора! Органик булмаган матдәләрнең классларын белергә! Металлар, металл булмаган, гади, катлаулы матдәләрне белергә. Куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә. Тәҗрибәләр ясый белергә, химик реакцияләрнең тигезләмәләрен яза белергә.Коэфициентлар куя белергә. Кислоталарның, оксидларның, нигезләрнең, тозларның формулаларын белергә. Тозларның составында ничә валентлы кислота калдыгы булуын белергә. Кислота белән нигез арасында реакция ничек аталганын белергә. Дәрестә алган белемне тормышта куллана белергә. Һәм башкалар... Менә сезгә химия!

Мин яратып эчә торган газлы су составында кислота бар икән. Ул организмнан кальций ионнарын чыгара ди. Мин боларны химия укый башлагач кына белдем. Газлы су организмга зарарлы булып чыга икән бит.

Тәҗрибәләр дә ясый башладык. Алары бик ошый. Тик бер генә химик матдәне дә кабып та, иснәп тә карарга ярамый дип кисәтте апа. Кичә дәрестә вулкан аттырдык. Помпей дигән матур шәһәр мәңгелеккә лава астында күмелеп калган бит. Без бу турыда тарихтан да беләбез. Вулканнар төрле була икән. Кайберләре төтен чыгара, кайберләре газ, кайнар су ата. Кайберләреннән дәһшәтле ут бөркелә. Без боларның барын да тәҗрибәдә күрдек. Елга комын өеп куеп тау рәвешенә китердек. Эченә кирәкле катнашмаларны салдык. Вәт вулкан атты.

— Тиздән химия атналыгы үткәрәбез.Үзегезне шунда күрсәтерсез, — диде укытучы.

Кунак булып дәрескә район укытучылары да киләчәк икән. Үзебезне күрсәтеп булырмы, белмим. Күрәселәр алда икән әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев