Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Куян хәйләсе

Куянга барыр юл калмады, алда — текә яр. Шунда көтелмәгән хәл булды.

Әле генә йомшак кар явып үткән. Көн җылы. Кояшлы. Без Илшат белән чаңгыда кырга чыктык. Эш булмаса, көн саен диярлек кырларны әйләнеп кайту безнең гадәткә керде. Бу — безнең дөнья. Табигать белән аралашып, серләшеп яшәүнең бер ысулы. Кышын сине еракларга җәелеп киткән ак кар киңлеге каршылый, җәен акрын искән җилдә диңгездәй иген кырлары дулкынлана. Кырга чыгып, калкулыкка менгәч тә, офыклар тагын да киңәя, ерактагы урманнар күренә...

Шулай хозурланып барганда, Илшат кулымнан тотты. Шыпырт, ди, бармакларын авызы янына китереп. Кара әнә алга... Карасам, ни күрим: тиресеннән чыгардай булып, сикерә-сикерә, куян чаба. Артыннан көлтә койрыклы төлке йөгерә. Төлкенең куян аулавы — гадәти хәл.

Карап торабыз, алар әле безне күрмиләр. Без барасы юлны аркылы кисеп йөгерәләр. Куянга, эчебездән генә, ашык, ашык, дип, көч биреп торабыз...

Төлке менә куып тотам, куып тотам дип ашкына, куян бетте инде, диеп, без дә кулларны селтәдек.

Куянга барыр юл калмады, алда — текә яр. Шунда көтелмәгән хәл булды. Кыр куяны, кар тузаны туздырып, әче тавыш чыгарып бөтерелде-бөтерелде дә кинәт юкка чыкты. Төлке дә шаккатып туктап калды. Куян юк. Эзе дә, исе дә, үзе дә юк.

Шулчак төлке безне күреп алды, без чаңгыларда шул якка юлыбызны дәвам иттек. Төлке куян югалган җиргә тагын бер карап алды да нәүмизләнеп китеп барды.

Кыр куянының кинәт ачы тавыш чыгарып юкка чыгуы хәзергә кадәр күз алдымнан китми. Куянның бу серен бүгенгә кадәр ача алганым юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев