Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кәрим Тинчурин турында һәркем белергә тиешле 7 факт

Татар театр сәнгатен Кәрим Тинчурин исеменнән башка күз алдына да китереп булмый. Ул үзенчәлекле режиссер, артист, оста хикәяче, педагог буларак та билгеле. Ә 2019 елның 15 сентябрендә күренекле шәхеснең тууына 132 ел була.

К. Тинчурин иҗат иткән әсәрләр һаман да халык күңелендә яши, укыла, сәхнәдә уйнала. Талантлы драматург, олы гуманист, фәлсәфәче әдип әсәрләре безнең белән киләчәккә атлый.

1 факт

Кәрим Тинчурин, 1917 ел

«Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе», «Американ», «Җилкәнсезләр» әсәрләре бар кешегә дә яхшы таныш. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәр театр сезонын К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» мелодрамасы белән ачып җибәрә. Драматург иҗатына нәтиҗә ясаганда, әсәрләренең жанр ягыннан түбәндәгечә бүленүе күрсәтелә: 12 комедия, 5 драма, 4 музыкаль драма, 1 трагедия һәм 4 әсәре башка авторлар белән берлектә языла. К.Тинчурин үзен, беренче чиратта, комедия остасы итеп таныта.

2 факт

1910 елны беренче татар профессиональ труппасы – «Сәйяр» – җитәкчесе Габдулла Кариев белемле, бай тормыш тәҗрибәсе булган, төскә-биткә матур егетне артист итеп чакыра. Остазы җитәкчелегендә Кәрим Тинчуринның артистлык таланты тиз ачыла, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә башлый. 1920 еллар башында «Сәйяр» труппасының таркалуы, аның җитәкчесе Габдулла Кариевның вафат булуы һ.б. сәбәпле К.Тинчуринга 1922 елны Татар дәүләт театр труппасы оештыру бурычы куела.

3 факт

Казан урамнарында йөргән, әдәбият һәм сәнгать белән таныш булган һәркем әлеге исемне бик еш ишетә. 1988 елда Татар дәүләт драма һәм комедия театрына Тинчурин исеме бирелде. Хәзергәчә, ул безне үзенең яхшы спектакльләре белән сөендереп, «нурландырып» тора.

4 факт

Тинчурин белән Сәйдәш

Кәрим Тинчуринның татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы Салих Сәйдәш белән иҗади дуслыгы яңа мөмкинлекләр ача. Сәйдәшнең сәхнә законнарын һәм әсәрнең жанр үзенчәлекләрен белеп, халыкчан рухта язылган музыкасы әсәр текстында тирәнгә яшерелгән фикерләрне дә ачарга ярдәм итә. Әнә шул рәвешле «Казан сөлгесе» (1923), «Сүнгән йолдызлар» (1923), «Зәңгәр шәл» (1926), «Ил» (1927), «Кандыр буе» (1931) кебек берничә буын тамашачыны тирән фәлсәфи, әхлакый эчтәлекләре, сихри музыкалары белән сокландырып килгән әсәрләр языла.

5 факт

50 яше тулган көннәрдә – 1937 елның 17 сентябрендә Кәрим Тинчурин «халык дошманы» дип нахакка гаепләнеп, кулга алына һәм 1938 елның 14 ноябрендә атып үтерелә. Башка бик күп репрессияләнгән авторлар белән бергә, аның әсәрләре дә кулланылыштан алына. Бары 1955 елны гына әдип тулысынча аклана, бай иҗаты халыкка кире кайтарыла, пьесалары сәхнәгә менә.

6 факт

Заһидә һәм Кәрим Тинчуриннар, 1919 ел

1937 елда Кәрим Тинчурин кулга алынгач, Заһидә ханымга «халык дошманы хатыны» ярлыгы тагыла. Ул төрле эшләрдә эшли, иренә тугърылык саклый. Вафаты алдыннан К. Тинчуринның үзендә саклаган истәлекле әйберләрен, кулъязмаларын, фотоларын Тинчурин театрына, шунда Тинчурин музее оештырырга васыять итә.

7 факт

2 ел элек күренекле әдипнең 130 еллыгы уңаеннан:

  • Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Кәрим Тинчурин 130 ел» дигән фотоальбом-белешмәлек әзерләп чыгарды. Басманы Розалия Чабатова төзегән.
  • Театрның баш режиссеры Рәшид Заһидуллин Тинчуринның иң яраткан әсәре – «Мәрҗәннәр» гә нигезләнеп «Соңгы әсәр»не сәхнәләштергән. 

Алинә Галиева язмасы

Материал һәм мәгълүматлар http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/tinch.htmhttp://tatar-inform.tatar/ чыганакларыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев