Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кояш каплаучы

Яз­гы ма­тур көн­дә класс­та тил­ме­реп уты­ру­дан да кы­ен эш юк икән ул.

Чит­лек­тә­ге ту­тый кош сы­ман то­я­сың үзең­не. Ирек­кә чы­гар өчен әл­лә ни­ләр би­рер­дәй бу­ла­сың. Йө­рәк тү­зем­сез­лә­неп «дөп-дөп» итеп ти­бә. Шу­лай бул­мый ни соң, үзе­гез уй­лап ка­ра­гыз – тыш­та үчек­ләп ко­яш кө­лә, үзәк­кә үтәр­дәй бу­лып кош­лар сай­рый, ә тү­бә кы­е­гын­нан би­е­шә-би­е­шә ша­ян там­чы­лар тә­гә­ри. Ил­лә дә рә­хәт ва­кыт ин­де, мин си­ңай­тим!

Ә син, шун­дый кү­ңел­ле мәл­дә, как­кан ка­зык сы­ман ал­гы пар­та­га чу­мып, дә­рес тың­лар­га мәҗ­бүр. Йә, әй­те­гез, кем тү­зә ал­сын мо­ңа? Укы­ту­чы апа­га нәр­сә аңа – үзе­не­кен бе­лә – класс буй­лап йө­ри-йө­ри дә­рес аң­ла­та.

Ә кү­ңел уры­нын­да тү­гел, шай­тан. Бер күз тә­рә­зә­дә, икен­че­се – ишек­тә. Үч ит­кән ке­бек кың­гы­ра­вы да шыл­ты­ра­мый бит ич­ма­са. Ачу ки­лә; ма­лай.

Укы­ту­чы­ның сөй­лә­гә­не бер ко­лак­тан ке­рә, икен­че­сен­нән «пылт» итеп чы­гып ки­тә. Дә­рес кай­гы­сы­мы­ни мон­да. Кырдагы та­шу­ны ка­рый­сы бар.

Уф, дә­рес бет­кә­нен кө­тә-кө­тә га­рык бул­дым тә­ки. Яз­гы көн­дә ба­ла­лар­ны класс­та тин­те­рә­теп утыр­ту кем­нең ба­шы­на кил­де икән? Әгәр мин ди­рек­тор абый бул­сам, ике дә уй­ла­мый мәк­тәп­не көз­гә ка­дәр ка­ни­кул­га җи­бә­рер идем.

Ярар, уты­ра­мын шу­лай дә­рес тың­лап. Ул ара­да ко­яш нур­ла­ры әр­сез­лә­неп тә­рә­зә аша үтеп бит­ләр­не, җил­кә­ләр­не кыз­ды­ра ук баш­ла­ды. Үч ит­кән ке­бек нур­лар да ми­ңа гы­на тө­шә. Баш­ка­лар рә­хәт­лә­неп кү­лә­гә­дә уты­ра­лар әнә.

Шу­лай уты­ра тор­гач, их­ты­яр­сыз­дан күз­ләр йо­мы­ла баш­ла­ды. Озак та үт­ми йо­кым­сы­рап кит­кән­мен.

Төш кү­рәм. Имеш, укы­ту­чы апа ми­ңа ма­тур итеп ел­ма­еп ни­дер әй­тә. Ко­яш­ны кап­лар­га ку­ша икән. Ә мин Фә­ния бе­лән төрт­кә­лә­шәм, аны ишет­мим, имеш. «Әб­лә­ев, Әб­лә­ев», – дип, кыч­кы­ра ук баш­ла­ды бу. Әле­ге та­выш­ка сис­кә­неп кү­зем ач­сам, яным­да күз­ле­ген ял­ты­ра­тып укы­ту­чы апа ба­сып то­ра. Мин си­ке­реп тор­дым да, ук­тай аты­лып ки­ем эл­ге­че­нә таш­лан­дым. Зур бү­ре­гем­не йол­кып ал­дым да, тә­рә­зә­гә та­ба ба­ра баш­ла­дым. Ин­де бү­рек бе­лән тә­рә­зә­не кап­лыйм гы­на ди­гән­дә, укы­ту­чы апа­ның: «Әб­ле­ев, син ниш­ли­сең, Хо­да­ем?» – ди­гән кур­ку­лы со­ра­вын ише­теп ки­нәт тук­тап кал­дым.

Мин үз чи­ра­тым­да га­җәп­лә­неп:

– Ко­яш­ны кап­лар­га үзе­гез куш­ты­гыз бит, – дим. Класс­таш­ла­рым шар­кыл­дап кө­леп җи­бәр­де­ләр. Укы­ту­чы апа эш­нең нәр­сә­дә икән­ле­ген аң­лап озак итеп ба­шын чай­кап тор­ды да:

– Их, Әб­лә­ев, Әб­лә­ев. Дә­рес ва­кы­тын­да йок­лый-йок­лый са­та­шып бет­кән­сең бит. Бар, утыр, тәр­ти­бең өчен «и­ке­ле», – ди­де.

Ба­шым­ны тү­бән иеп, авы­зын җә­еп кө­леп утыр­ган Фә­ния яны­на пар­та­га чум­дым.

Шул ва­кый­га­дан соң мәк­тәп­тә ми­ңа «Лу­на­тик» ди­гән ку­ша­мат так­ты­лар.

Тәр­ти­бең өчен «и­ке­ле», имеш.

Яз­гы рә­хәт­тә урам­да уй­нар­га ки­рәк ул. Укы­ту­чы­лар үз­лә­ре, ба­ла­лар­ны як­ла­гыз, ди­гән бу­ла­лар та­гын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев