Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Хыянәт

Гадәттәгедән акрынрак кыймылдады бүген Таһир.

Башта ботинка бавын бәйли алмый азапланды. Аннары пәлтәсен бер төймәләде, бер чиште. Инде булды дигәч, янәдән бүлмәсенә кереп китте. Әнисе аны: «Ни булды соң сиңа бүген?» — дип сукрана-сукрана дәшеп алды. Малай бусагадан да атлыйм микән, юк микән дигән шикелле сөйрәлеп кенә чыкты. Олы урамга җиткәч, әнисе аны кулыннан ныгытып тотты да җилтерәтеп алып китте.

—  Соңга калабыз бит инде, — дип тиргәнде.

Анда да, каерылып-каерылып, артка карап барды Таһир. Үзе сул кулын пәлтә кесәсеннән чыгармады.

—  Әллә авырып киттеңме, Ходаем, — дип офтанды әнисе, аптырагач.

Чаттан борылганнар гына иде, аларны Алияләр куып җитте.

Тоташ бер киеренкелектән тора иде Таһир! Аларны күргәч, авызы ерылды, үзеннән-үзе сикерә-атлый бара башлады.

Шулай булмый ни! Таһирның сул як кесәсендә кызыл тәгәрмәчле сары машинасы бар. Ул аны кичә Алиягә алып килергә вәгъдә иткән иде. Инде машинаны кысып тота-тота кулы тирләп чыкты, бакчага барып җиткәнче биреп булмас дип борчылып бетте. Ул бит Алияләрнөң көн саен үзләреннән чак кына соңарып килүләрен белә, иртәдән шуларны көтеп җиткерим дип мыштырдавы иде.

Әниләр үзара хәл-әхвәл сорашкан арада, уенчык машина Таһир кесәсеннән Алиянекенә күчте. Икесе дә бик зур серләре бар сыман тыелып кына елмаештылар.

Кызыл тәгәрмәчле сары машина көне буе Алия кулыннан төшмәде. Ә Таһир дустына тагын ниләр алып киләчәген бар­лап уйланып йөрде.

...Кичкә таба малай үзенең бүләген Руслан кулында күреп шаккатты. Барып ябышып талап алмакчы иде, Руслан бөтен бакчага ишетелерлек итеп чәрелдәп җибәрде:

— Кит моннан, Алия үзе бирде аны!..

Ачуыннан, рәнҗүеннән елап җибәрмәкче иде Таһир, тые­лып калды. Малай кеше лә ул! Алия үзе еласын әнә!

Әмма Алия еларга уйламады да. Уйнап туйгач, Руслан комлыкта ташлап калдырган машина өстеннән атлап кына чыкты да үзен алырга килгән әнисенә каршы йөгерде.

Бик-бик кызганыч тоелды машина Таһирга. Күзләреннән яшьләре сытылып чыкты хәтта. Ул аны Алия кулына бирмәя­чәк моннан соң.

Барган җиреннән каерылып-каерылып, Алиянең куып җи­түен беркайчан да көтмәячәк.

Аның белән бер урамнан бер бакчага йөрүен дә онытачак.

Онытачак...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев