Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Хыялый Акбай

Яшәгән, ди, Акбай исемле бер маэмай. Ул күк йөзенә текәлеп хыялланырга яраткан икән.

—   Их, самолет кебек оча алсаң иде!—дип татлы хыялга бирелгән ул бер көнне.— Болытлардан да өстә очасың... Очасың... Аста бәп-бәләкәй өйләр, кешеләр, этләр, мәчеләр...

Шулай дип хыялланган вакытта гына аның башы­на куркыныч уй килгән: «Әгәр ялгыш мәтәлеп төш­сәм... һай!..»

—   Юк, самолет булмыйм! Мин... Мин матай бу­лам!..— дигән ул бераздан.— Юлдан тузаннар туз­дырып сыптырасың гына! Җил сызгыра... Юл читендә каз бәбкәләре куркышын кала... Шәп! — Шулчак аның башына янә шомлы уй килгән: «Әгәр коймага-мазарга бәрелсәм... һай!..»

—   Иң яхшысы — моторлы көймә булу! Суда койма да, агачлар да юк... Дулкыннар чәчрәтеп алга очасың! Балыклар ян-якка сикерешә... Җил сызгыра... Ис­киткеч!

Шул вакытта ул тагын борчылып куйган: «Әгәр суга батсам?»

—  Трамвай булсаң иде ул менә!—дигән ул, күпмедер вакыттан соң.— Рельс буйлап келтер-келтер чабасың да чабасың...

«Чабуын чабарсың да... Әгәр рельстан ялгыш чит­кә чыксаң?! һай!» — дип куркып куйган ул янә.

—   Әллә маэмай булырга микән? — дип уйлаган ул бераздан.— Әйе шул, маэмай булырга кирәк... Туктале, бәй, мин үзем маэмай лабаса!..

Кыскасы, маэмай маэмай булып калган. Ә хыял­лануыннан туктамаган, ди, үзе.

—  Үсеп җиткәч мин генерал булам!—дип хыяллана ди ул хәзерге вакытта. Тик менә ничек әйтергә микән инде ул маэмай Акбайга: этләр бит үскәч тә генерал булмыйлар.

Әллә булалар микән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

11

0

0

0

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ләбиб лерон шаян хикәя