Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кем белән кем?

Ул минем яныма килде дә кинәт кенә якамнан эләктереп алды:

—  Сал бүрегеңне! Салдым.

—  Сал пальтоңны! Салдым.

—  Ташла киез итекләреңне! Ташладым.

Биш-алты ай үтте шулай. Киләм беркөн урамнан. Кемдер кинәт кенә беләгемнән эләктереп алды. Арка капчыгы тулы кием-салым.

—  Ки тизрәк бүрегеңне! Кидем.

—  Ки пальтоңны! Кидем.

—  Тот киез итекләреңне! Тоттым.

—  Ки бияләйләреңне! Кидем.

Киендерде дә китеп тә барды.

Сез, әлбәттә, миннән сорамый калмассыз:

—  Кемнәр соң алар чишендерүче белән киендерүчеләр? — диярсез. Әйтмим, үзегез белегез.

(Җавап: кояш белән салкын.)

Вахит Монасыйпов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар

    Leila

    0

    0

    Вахит Монасыйпов дигән язучы турында ишеткәнем дә юк иде.