Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кәрим бабай һәм Акбай

Кәрим бабай бу хәлне күреп хәйран кала. Акбай үзенә ярдәмчеләр тапкан лабаса, дусларын ияртеп килгән.

Бик күптән булган хәл инде бу. Өйләргә газ кермәгән чакта, утын ягып җылыткан вакытта булган вакыйга.

Һәр җәй, көз Кәрим бабай кышкылыкка утын әзерли. Көн саен, кул арбасы тартып, эте Акбай белән урманга утынга бара. Барганда, бабай арбаны үзе генә тартып бара, ә кайтканда арбаны икәү өстериләр. Акбайның арба тартырга җайланган баулары да бар. Утын бәйләргә кирәге чыкса дип, өстәмә баулар да ала бабай. Ансыз дөнья сансыз дигәндәй, арбада төргәккә төрелгән тамак ялгап алырга катык белән ипи, Акбайга да сөяк-санак бар.

Кәрим бабай кул арбасына агачны күп итеп төйи. Кайткан-кайткан, күбрәк кайтсын, ди. Арбасында каен, нарат, хәтта имән ботаклары да бар. Каен белән имән мичне яхшы җылыта, аш та тиз пешеп чыга. Төяп бетергәнче, төш вакыты да җитә. Кәрим бабай эте Акбай белән икәүләп тамак ялгап алалар. Кәрим бабай катык белән ипи ашый, ә эте тәмле кимерчәкле сөяк кимерә.

Тамак ялгап алгач, Кәрим бабайның күзе тагын бер каен агачына төшә. Мичкә бер ягарлык дип, ул аны да арбасына сала. Менә Кәрим бабай эте Акбай белән арбага җигелеп, икәүләшеп тарталар. Арбалары авыр бара, күп төялгән. Урманны чыгып, бер-ике чакрым үткәч, тау бар. Тауга каршы арбалары бармый, тәгәрәми — бабай белән этнең көчләре җитми. Туктап ял итәләр. Көне дә кояшлы, кыздырганнан-кыздыра бара, эссе. Эчәргә сулары да юк, ичмасам. Бабайның эте хуҗасының күзенә карап тынычсызлана башлый. Ял иткәндә, өйгә таба бераз йөгереп килеп, нидер әйтергә тели. Кәрим бабай уйлап тора да этенең су эчәсе киләдер дип уйлый. Бар, ди, кайтып су эчеп кил, дип җибәрә. Ник дисәң, авылга инде әллә ни ерак түгел.

Арбаны тартырга берәр ярдәм булмасмы дип көтә Кәрим бабай. Тик юл буш. Бабай арбасын артык төягәненә үзе дә үкенә. Ярты арбаны бушатмый булмас, ди. Юлдан үтүчеләр алып китсәләр китәрләр, төн кунып булмый дигән карарга килә ул. Менә эте генә әйләнеп килсен. Акбай озакламый. Үзе генә түгел, тагын ике эт иярткән. Берсе зур, аюга йөри торган көчле эт.

Кәрим бабай бу хәлне күреп хәйран кала. Эте Акбай үзенә ярдәмчеләр тапкан лабаса, дусларын ияртеп килгән. Этләр, килеп җитүгә үк, Акбайдан калган кимерчәкле сөякләрне кимерәләр. Бабай инде ял иткән, этләрне арбага җигәргә бауларын әзерли. Менә ул этләрне арбага җигә, үзе дә җигелә. Инде өч эт һәм Кәрим бабай арбаны күмәкләшеп тарталар. Гаҗәп: арба тауга таба җырлап бара башлый. Кәрим бабай җиңел сулап куя. Өч эт телләрен салындырып йөгерә, Кәрим бабай шәп-шәп атлый, йөзендә аруның әсәре дә юк. Алда — авыл. Үтеп баручылар туктап карап кала. Авылда күрелмәгән хәл. Кәрим бабай арбасына этләр җигеп, үзе дә җигелеп, утын төяп кайта ич. Күргән бер кеше таң калып карап кала.

Күп тә үтми, Кәрим бабай үзенең ярдәмчеләре белән өенә кайтып та җитә. Әбинең чәе кайнаган, тәрәзәдән утын алып кайтучыларны күреп, ул аларны каршы алырга урамга ук чыга.
— И картым, ярдәмчеләр дә тапкансың, рәхмәт инде, — ди.
Кәрим бабай:
— Мин түгел, Акбай тапкан ярдәмчеләр, — дип җавап бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев