Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кара төс ни өчен кирәк?

Марат Закир хикәясе.

Айдар рәсем ясарга ярата. Менә бүген дә ул, төсле карандашлар алып, өстәл янына килеп утырды.

Әтисе аңа ап-ак кәгазь бирде. Иң башта Айдар йорт ясап куйды. Йортның түбәсен ул кызылга, ә тәрәзәләрен зәңгәргә буяды. Аннары йорт янәшәсендә бакча ясады. Бакчада исә ямь-яшел агачлар, ә ямь-яшел агачларда кызарып пешкән алсу чияләр, алтын-сары алмалар пәйда булды.

Аннан соң Айдар көмеш сулы елга ясады. Көмеш сулы елга буйлап, ап-ак кораб йөзеп килә иде. Әмма шул мәлне йортны... кызыл телле ут — ялкын ялмап алды.

— Ни ясыйсың, улым? — диде аңа әтисе.

— Сугышны ясыйм, әти, — диде Айдар һәм буш калган урынга танклар, танклар артына исә кулларына автомат тоткан сугышчыларны ясап куйды. Боларның һәммәсен дә ул яшел, коңгырт төсләр белән чуарлады. Ак корабка да туп көпшәсе ясап куярга онытмады. Ә йортны ялмап алган ялкын телләрен Айдар бакчадагы агачларга күчерде.

— Улым, мин бит сиңа ап-ак кәгазь бирдем, ә син аны кап-кара иткәнсең, — дип, әтисе башта көлеп куйды.

Аннары исә, җитдиләнеп: — Сугышның, улым, бер генә төсе бар, — диде.

— Кара төс ул...

Шундый заман җитәр — сугышлар бөтенләй булмас! Менә шул чагында синең улың да кара төс белән кара карлыгачлар гына буяр!

Марат Закир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев