Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Капкадагы печән

Риф бервакыт сыер рәсеме ясады. Илһамланып, бик тыры­шып, матур итеп ясады ул аны...

Риф хайван рәсемнәре ясарга ярата. Дәфтәргә дә, альбом битенә дә ясый ул аларны. Кәгазең генә җитсен.

Бервакыт ул сыер рәсеме ясады. Илһамланып, бик тыры­шып, матур итеп ясады ул аны. Тик кая диген? Үзләренең капкасына! Зур пумала, җете майлы буяулар белән бик тырышып, мавыгып, җан атып эшләде ул сыер рәсемен. Рәсем чып-чын сыерга охшады: үзе мөгезле, үзе зур. Күзләреннән юаш һәм бик акыллы икәне дә сизелә иде. Теп-тере аклы-каралы чуар сыер инде менә. Авызына сутлы яшел үлән капкан. Бәхетле күзләрен тутырып, шул үләнне чәйнәп, ак ромашкалар сибелгән болында басып тора. Чә­чәкләр тирәсендә зәңгәр күбәләкләр оча, бал кортлары мәш килә.

Кичен, ашыгып, көтүдән сыер кайтты. Җилене мендәр кебек тулышкан, мөгаен, Рифкә бик күп итеп сөт алып кайткандыр. Риф, аны ишегалдына кертергә теләп, киң итеп капканы ачып җибәрде. Шунда сыер үзен капкада күрде дә тораташтай катып калды. Бераздан каушап кына мөгрәде һәм кытыршы теле белән үлән рәсемен ялый баш­лады. Үләне бик ымсындыргыч иде шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев